Ульяновскиның “Сальсабиль” балалар үсеш үзәгендә “Татар кызчыгы-2025” конкурсы узды. Конкурста 5 укучы катнашты. Кызлар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс дүрт номинациядә узды. Кызлар һәрбер этапны бик оста һәм теләп башкардылар. 2 нче сыйныф укучылары Арсланова Әминә һәм Алтынбаева Риана “Сөйкемле кыз” һәм “Зирәк кыз” номинациясендә, 3 сыйныф укучылары Сагдиева Аиша һәм Валиуллова София “Сәләтле кыз”, “Уңган кыз” номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар. Ә 4 нче сыйныф укучысы Идрисова Азалия “Тырыш кыз” номинациясендә җиңеп чыкты. Әлеге бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Фәния оештырды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар бик күп кунаклар килгән иде. Конкурсант кызлар әниләре белән бергә татар халкының милли ризыкларын пешереп килгәннәр. Муфтахутдинов Тагир белән
Наматуллин Сөләйман бәйрәмне бик оста алып бардылар.
Бәйрәм һәркем күңелендә җылы хисләр генә калдырды.