tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, татар малае-2024” бәйгесе финалына әзерлек дәвам итә
“Татар кызчыгы, татар малае-2024” бәйгесе финалына әзерлек дәвам итә

“Татар кызчыгы, татар малае-2024” бәйгесе финалына әзерлек дәвам итә

Бүген, 3 май, Бөтендөнья татар конгрессында “Татар малае” бәйгесе финалына әзерлек йөзеннән малайлар җыелды. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Чарада 7 бала катнашты: Әкмәл Габдуллин, Наил Чурекеев, Ислам Фәттахов, Раян Мифтахов, Арслан Латыпов, Муса Садриев, Самат Гайнуллин.

Катнашучылар берничә юнәлештә көч сынадылар.  Алар  үзләренең җитезлекләрен, кәрзин үрү сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук малайларга кубызда уйнау буенча мастер-класс оештырылды.

Бәйгенең финалы 13 май көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак. Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда җиденче тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*