4 август көнне Халыкара «Татар кызы- 2018» бәйгесе катнашучылары Арча шәһәрендә булып кайттылар. Монда Бөтендонья татар яшьләре форумы делегатлары катнашуында шәһәр көне узды. Бу көн төрле уеннарга, җыр-биюләргә бай булды. Шәһәр көне бәйрәм салюты белән тәмамланды. Ә инде соңрак финалга узган кызларның исемнәре билгеләнде.
Октябрь аенда Казанда узачак «Татар кызы» халыкара бәйгесендә катнашу хокукына түбәндәгеләр ия булды
- Нигъмәтуллина Алина (Ленинград өлкәсе)
- Кәримова Зиләрә (Литва)
- Габдрахманова Гүзәл (Татарстан)
- Зәбирова Адилә (Мәскәү)
- Мигъранова Ризидә (Чиләбе)
- Бәйрәмова Энҗе (Австрия)
- Надыйрова Илнара (Оренбург)
- Гыйльметдинова Диләрә (Удмуртия)
- Кәримова Диләрә (Ульяновск)
- Таҗетдинова Әлмирә (Свердловск)
- Абдрахманова Динә (Казахстан)
- Шаһиәхмәтова Зәринә (Красноярск)