Быелгы «Татар кызы» халыкара бәйгесе финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы финалистыбыз – Ульяновск өлкәсеннән Динә Афиетуллова.
ДИНӘ АФИЕТУЛЛОВА
- Ульяновск өлкәсе
- 21 яшь
- Белеме: П. А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт аграр университеты студенты.
- Мавыккан шөгыльләре: бию, сәйлән белән чигү, аш-су әзерләү, чит телләр өйрәнү.
- Тормыш шигаре: «Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк»

Мөселман гаиләсе төзергә хыялланам. Минем өчен идеаль гаилә – күп балалы гаилә. Яратып һәм яратылып яшәргә телим!
Буш вакытымны хәйриячелеккә багышлар идем: караучысы булмаган өлкәннәргә, әти-әнисез калган ятим балаларга булышасым килә.
Гаиләбез белән бергә табигатькә чыгып ял итәргә, файдалы үләннәр җыеп киптерергә, елгада балык тотарга, кышын чаңгыда шуарга яратабыз. Берүк борчу, берүк шатлыклар белән яшибез: абыйның беренче баласы туган көн дә зур сөенеч булып истә калды. Барыбыз да бәхетле идек! Һәм мондый бәхетне без инде ике тапкыр кичердек!
Булачак һөнәрем икътисад куркынычсызлыгы белән бәйле: бу өлкәдәге җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнәчәкмен.
Кечкенәдән биим. «Татар кызы» бәйгесе һәркемдә моңарчы үзе дә белмәгән сәләтләрне ача: мин дә көтәм – тирә-юнемдәгеләрне тагын ни белән шаккаттырырмын икән? Кечкенә балаларны яратам, хайваннарны, табигатьне… Аннан – сәяхәтләрне! Вакыт сынавы аша узган дусларымны!
Уңышларыма чын күңелдән шатланучы дус кызым бар – Румия… Мин аңа һәрвакыт таяна, киңәш сорый алам.
Максатыңа ирешәм дисәң – алга таба барырга кирәк дип саныйм”, – ди Динә Афиетуллова.