tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2025»
«Татар кызы-2025»

«Татар кызы-2025»

Зирекле авылында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә , икенче районкүләм, укучы кызлар арасында «Татар кызы-2025» матурлык, талант һәм милли традицияләр бәйгесе узды. Бәйгедә Зирекле, Тубылгытау, Акъяр, Чаллы Башы, Чертуш авылларыннан иң гүзәл һәм талантлы кызларыбыз катнашты.
Бәйрәмдә район “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, әти-әниләр, укучылар катнашты.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Айрат Хәмәтвалиев кунакларны һәм катнашучыларны кайнар сәламләде. «Бүгенге бәйгедә жюрига иң лаеклыларны сайлап алу җиңел булмас. Аларга гадел хөкем итүне, ә кызларыбызга уңышлар телим. Мондый чаралар безнең милләтебезнең киләчәге, гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклар өчен бик кирәк», – дип белдерде ул.
Акъяр авылыннан Шәмиева Зәлинә Тәлгат кызы, Чертуштан Мусина Чулпан Марат кызы, Чаллы Башы авылыннан Әхмәтшина Азалия Илсур кызы, Тубылгы Таудан Абунагимова Ралинә Айзат кызы һәм Зирекле данын Сөләйманова Мәдинә Илшат кызы, Низамиева Айсылу Фаил кызы һәм Газыймова Нәзилә Нияз кызы яклады. Менә кайда ул матурлык, назлылык һәм тыйнаклык. Алар бәйгедә – «Танышу», «Әбием сандыгы», «Милли ризык», «Милли кием», «Иҗади номер», «Интеллектуаль тур» кебек сынауларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Кызлар үзләренең балачаклары, ирешкән уңышлары турында ихлас күңелдән сөйләделәр. Аш-су осталыклары да сокландырды: өйдән алып килгән хуш исле урамалар, тәмле балан пироглары, кабак бәлешләре, өчпочмаклар тәкъдим ителде. Бу мизгелләр экранда фото һәм видеоязмаларда чагылып барды.

Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде. Бәйге шартлары буенча, кызлар үз чыгышларында камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белү, үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш иде. Шулай ук визитка, милли киемнәрдә дефиле, җыр һәм бию осталыклары да тәкъдим ителде. Кызлар үзләренең матурлыклары, сәләтләре, белән жюри һәм тамашачыларны таң калдырды. Һәркайсы үз авылын, мәдәниятен һәм традицияләрен горурлык белән тәкъдим итте, һәм бу бәйгенең төп максатына туры килде.

Жюри әгъзалары катнашучыларның чыгышларын игътибар белән бәяләде. Һәр катнашучыга җылы сүзләр әйтелде, аларның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге югары бәяләнде. Һәрберсенең уникальлеге һәм үзенчәлеге ассызыкланды. Бәйгенең уңышлы узуы катнашучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе буларак билгеләп үтелде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды. “Татар кызы” җиңүчесенә калфак бүләк ителде.

Бәйгедән соң күңелләрдә шатлыклы, җылы хисләр генә урын алды. Бу искиткеч чараны оештыручыларга, катнашучыларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларына аерым рәхмәтлебез.

Яңа Чишмә
8нче филиал

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*