tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы ХМАО-Югры – 2025»: Сургутта узган бәйге милли рухны берләштерде
«Татар кызы ХМАО-Югры – 2025»: Сургутта узган бәйге милли рухны берләштерде

«Татар кызы ХМАО-Югры – 2025»: Сургутта узган бәйге милли рухны берләштерде

2025 елның 20 апрелендә Сургут шәһәренең «Россия — Моя история. Югра» мультимедияле тарих паркында «Татар кызы ХМАО-Югры – 2025» исемле гүзәл бәйге финалы узды. Бу — Ханты-Манси автономияле округында яшәүче татар яшьләренең иң күркәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган үзенчәлекле чара. Конкурсны «ХМАО-Югры татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәсе оештырды.

Быел бәйгедә сигез кыз катнашты. Алар сәхнәдә милли кием, иҗат, осталык һәм зирәклек аша татар халкының күркәм йөзен тәкъдим иттеләр. Конкурсантлар тамашачыларны үзләренең эчке дөньясы, рухи тирәнлеге һәм милли сәнгатьне аңлап башкарулары белән әсир итте.

Чарада дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар арасында — Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе, Халыкара «Татар кызы» бәйгсенең Башкарма директоры — Алмаз Хәлиуллин; Татарстанның атказанган артисты Ильгиз Закиев; ХМАО-Югры татар конгрессы рәисе Илнур Мусин; Төмән өлкәсе «Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шамсутдинова; «Федерация Корэш ХМАО – Югры» президенты Диләра Родомакина; шулай ук депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре.

Конкурс барышында Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясап, «Татар кызы» халыкара проектның тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде. Ул әлеге бәйгенең татар кызларында горурлык, тәрбия, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләвен ассызыклап:
– Бу конкурс — гади ярыш кына түгел, ул — милләтебезнең киләчәге турында сөйләү, үз тамырларыңны тану, буыннарны бәйләү миссиясен башкара, — диде ул.

Алмаз Хәлиуллин шулай ук конкурсны оештыручыларны котлап, «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Бу — бәйрәм мизгелен тагын да тантаналырак итте, һәм яшьләр өчен зур дәрт бирде.

Фойеда халык иҗаты күргәзмәсе узды, анда кул эшләре, аш-су үрнәкләре тәкъдим ителде. Шулай ук «Мирас» хатын-кызлар клубы катнашындагы остазлар ярдәмендә конкурсантларның әзерлек дәрәҗәсе сизелерлек үскәнлеге билгеләп үтелде. Әмма жюри рәисе Илзия Кыямова конкурсантлар арасында 18–22 яшьлек кызларны җәлеп итү мәсьәләсенә игътибар юнәлтергә кирәклеген әйтте.

ХМАО-Югры татар конгрессы рәисе Илнур Мусин бәйгегә зур бәя биреп, яшьләрне һәм оештыручыларны киләчәктә дә милли эштә актив булырга чакырды. Сургут шәһәре татар оешмалары ассоциациясе җитәкчесе Ришат Гыйззәтуллин исә:
– Безнең шәһәрдә соңгы елларда татар оешмалары саны артты. Бердәм булсак кына зур максатларга ирешә алабыз, — дип билгеләп үтте.

Конкурс кысаларында җирле артистлар катнашында концерт номерлары да тәкъдим ителде. Милли җырлар, биюләр, музыкаль чыгышлар бәйрәмгә ямь өстәде, тамашачыларга рухи ләззәт бүләк итте.

«Татар кызы ХМАО-Югры – 2025» бәйгесе — милләтне саклау, яшь буынны милли кыйммәтләргә тарту һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру юнәлешендә зур адым булды. Бу чара — киләчәкне милли тамырларда күрүче буын өчен ныклы нигез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*