8 декабрь көнне Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы. Татар егете – 2025» бәйгесенең финалы узды. Биредә Казанның район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашты. Быелгы бәйгенең үзенчәлекләре, кызыклы мизгелләре һәм җиңүчеләре турында безнең язмада укыгыз.
Бәйге, һәр елдагыча, өч этаптан торды. Аларның һәрберсендә дә катнашучылар үзләренең тел байлыкларын, иҗади потенциалларын, сәхнәдә тотышларын күрсәттеләр. Укучылар парлап чыгыш ясадылар, ягъни, бер районнан бер кыз һәм бер егет уртак номер әзерләгәннәр иде. Шунысын искәртеп узарга да кирәк, бәйге мәктәп укучылары арасында гына үткәрелсә дә, әзерләк шактый югары һәм профессиональ дәрәҗәдә иде.
Финалның беренче өлеше – танышу этабы. Биредә кызлар һәм егетләр үзләре, яулаган җиңүләре, хыяллары белән таныштырдылар. Бер чыгыш да бер-берсенә охшамаган иде. Мисал өчен, Киров районыннан Гайнулин Тимерлан һәм Низамова Камиләнең чыгышы 19 йөз татар интеллегенциясе образларында булды. Чемоданнарына җиңү, яулаган урыннары, булган бар активлыкларын төяп, алар бәйгегә «сәяхәткә» кузгалдылар. Башка командалар да номерларында музыка кораллары, биюләр, видеоязмалар һәм башка кызыклы элементлар кулланды. Кыскасы, һәрберсе үзләре белән таныштыруга бик җитди әзерләнгән иде.
Иң кызыклы этапларныңның берсе, театраль этапта, укучылар Т.Миңнуллин иҗатына багышланган чыгышлар күрсәттеләр. Туфан ага язган төрле пьесалардан өзек уйнап, алар үзләрен искиткеч актерлар буларак ачытлар.
Бәйгенең өченче этабы «Мин һәм минем кумир» дип аталды. Ленин мәдәният сараеның актлар залына керүгә үк мин Равил Шәрәфиев белән Рабит Батулланы күргән идем. Үз эчемнән генә «Аларга да балалар иҗаты кызык икән» дип, уйлап куйдым. Алар тамаша карарга гына түгел, ә чыгыш ясарга килгәннәр икән. Равил Шәрәфиевны кумир буларак Авиатөзелеш районыннан 33нче гимназия укучысы Садыйков Камил сайлаган иде. Алар бергәләп «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән Әҗәл ролен башкардылар. Башка катнашучылар кумир буларак рэпер Шәкүр, язучы Рабит Батулла, музыкант Ислам Вәлиев һәм башка танылган кешеләрне сайлаганнар иде. Кайберләре кумирлары буларак әти-әниләрен алганнар, мисал өчен, Мәрьәм Сабирова әтисе Данир Сабиров белән бергә чыгыш ясады. Кайберләренең кумирлары сәхнәдә юк иде, әмма чыгышның барыбер «эффекты» булды. Киров районыннан 152 нче гимназия укучысы Гайнулин Тимерлан Миңтимер Шәрип улы Шәймиев турында сөйләп, бөтенесен таң калдырды.
Гомумән, бәйге барышында һәр катнашучы да үзен күрсәтә алды. Биредә инде, беренче чиратта, сәхнәдә үзеңне тота белү бәяләнде, мине бигрәк тә яшүсмерләрнең осталыгы һәм, иң мөһиме, тел дәрәҗәсе сокландырды. Укучыларның һәрберсенә дә урын бирелде, тик Гран-при алучылар, төп җиңүчеләр аерым игътибарга лаек.
«Татар кызы – 2025» исеменә Вахитов районыннан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей укучысы Әхмәтҗанова Әминә лаек булды. «Татар егете – 2025» титулы Идел буе районыннан «Галәм» 18 нче гимназия укучысы Галиев Кәримгә бирелде.
Фотолар: «Казанское образование» ВК сәхифәсеннән алынды
Чыганак: yalkyn.ru

