Кукмара районының Зур Сәрдек авылы ” Әкият ” балалар бакчасында ” Татар кызчыгы ” бәйгесе узды. Ул 5 биремнән тора. Беренчесе – ” Таныш булыйк”. Катнашучы кызлар үзләре белән таныштыру өчен кызыклы алымнар уйлап тапкан.
2 нче биремдә әниләре белән бергә милли ризыклар әзерләү осталыкларын күрсәттеләр. 3 нче биремдә җыр- биюгә булган осталыкларын ачтылар. 4 нче биремдә табышмакка җавап эзләделәр. һәм соңгы бирем “Әбиемнең сандыгы” дип аталды.
Кызлар биремне зур осталык белән үти. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларына тәрбиячеләрнең, әти-әниләренең дә тырышлыгы салынган. Кызларга төрле номинацияләрдә грамоталар тапшырылды. “Татар кызы” исеменә Зилия Әхмәтшина лаек булды.