tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар матбугатының киләчәге ышанычлы булсын өчен, җитәкчеләрнең аңлавы кирәк”
“Татар матбугатының киләчәге ышанычлы булсын өчен, җитәкчеләрнең аңлавы кирәк”

“Татар матбугатының киләчәге ышанычлы булсын өчен, җитәкчеләрнең аңлавы кирәк”

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә инде утыз ел дәвамында чыгып килүче “Туган як” татар газетасын чит төбәктә татар басмасының бер үрнәге дип атарга була. Быел Татарстанда үткәрелүче “Бәллүр каләм” журналистика конкурсында әлеге газетаның призлы номинация алуы да моңа дәлил. Газетаның баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева белән тираж, укучылар ихтыяҗы һәм татар газетасының киләчәге турында сөйләшәбез.

– Юлия, сөйләшүне үзебезчә, татарча итеп, “хәлең ничек?” дигән сораудан башлыйк. Әлбәттә, сорау газета турында.

– Башкортстан республикасы Октябрьский шәһәрендә татар телендә нәшер ителүче “Туган як” газетасының чыга башлавына 2020 елның 1 гыйнварында 30 ел була. “Туган як”ны безнең Октябрьский шәһәре, Туймазы районы һәм Туймазы шәһәрендә башлыча өлкән яшьтәгеләр алып укый.

Газетада язылу буенча, почта аша таратыла. Тиражыбыз бер мең. Һәм без, коллектив белән тырышып, аларны кызыксындырган темаларга язып, аларның мәнфәгатьләренә, ихтыяҗларына җавап бирер өчен тырышабыз.

Коллективыбызда 2 журналист һәм 1 версткалау остасы эшли.

Шушы газетада баш мөхәррир булып эшли башлавыма 10 ел булды. Гомумән басма матбугатта эшләвемә 28 ел булды. Шушы еллар дәвамында һәрвакыт татар матбугаты белән бәйле булдым.

Аудиторияне газета укуга җәлеп итү өчен хәзер мәкалә язу гына җитми. Ниндидер башка чаралар, башка эшләр эшләргә мәҗбүр булабыз. Яшьләр арасына барып акцияләр оештырабыз, уку йортларына чыгабыз, конкурс-бәйгеләр оештырабыз, мәктәпләргә чыгабыз, балалар бакчаларына барабыз. Һәм шушы чараларда һәрвакыт безнең төп максат – телгә, укуга кызыксындыру. Шушы чаралар аша үзебезнең булачак укучыларыбызны эзләү бара дип әйтер идем. Шуңа күрә һәр көн саен безнең баш “нинди чаралар оештырырга, нинди кызыклы эшләр башкарып, шушы яшьләребезне кызыксындырырга икән” дип уйлый.

Газетадан тыш, социаль челтәрләрдә төркемнәребез, сайтыбыз бар. Яшьләребез сайтта, Вконтакте, Одноклассники, Фейсбукта утыра, алар өчен русча мәкаләләр бастырабыз. Газетада, әйтик, ул мәкалә татарча чыга икән, сайтта һәм социаль челтәрләрдә шул ук мәкалә русча чыгарга мөмкин.

– Коллективыгыз тупланган һәм эшчеләр саны җитә дип әйтә аласызмы?

– Саны җитә дип әйтә алмыйм. Иҗади эшләүчеләр кирәк.

Әмма бүгенге көндә, күпме генә әзләсәк тә, татар телендә язган кешене табуы бик авыр.

– Без бу проблемалар турында алдарак сөйләшербез әле. Хәзер исә сорау туды: ни өчен рус телендә дә язарга булдыгыз?

– Газетабызга яшьләрне җәлеп итү өчен.

– Бу инде рус телле татар аудиториясе дип атый торган аудиторияме?

– Әйе.

– Алга таба татар газеталарына менә шундый аудитория генә калачакмы? Ничек уйлыйсыз?

– Татар матбугатының киләчәге иртәгә яки бүген бетүгә яки бетмәүгә таба булыр дип төгәл генә әйтеп булмый. Бәлки, ниндидер яшьләребез аңлап, үзләренең асылына кайтыр дигән ышаныч бар. Чөнки араларында шундый өметле яшьләр бар.

– Сез газетада 28 ел эшлим дидегез. Шул дәвер эчендә газетага укучыларның мөнәсәбәте, таләпләре үзгәрдеме? 

– Таләпләре дә, мөнәсәбәте дә үзгәрде. Элек аудитория күбрәк булса һәм алар арасында төрле яшьтәге укучыларыбыз булса, хәзер безнең аудитория пенсия яшендәге өлкән буынга гына кайтып кала. Алар арасында яшьләр бөтенләй юк дип әйтә алмыйм, ләкин төп укучылар барыбер өлкән буын.

Газета укучыларын кайдадыр, нәрсәдер булган дигән мәгълүмат бирү белән генә чикләнү канәгатьләндерми. Аларга аналитик, эчтәлекле, игътибарны җәлеп итәрдәй мәкаләләр кирәк. Ул мәкәләләргә темалар эзләп, хәтта башка районнарга, безнең биләмәгә карамаган урыннарга да чыгарга мәҗбүр булабыз. Мәсәлән, Ярмәкәй районында Октябрьский шәһәре белән ниндидер бәйләнеше булган героебыз бар икән, без анда чыгып, ул герой белән очрашып, аның турында мәкалә эшлибез. Проблемалар эзеннән дә чыгып китәбез.

– Ягъни, классик редакция – хатлар бүлеге, социаль бүлек эшли дигән сүз инде?

– Әйе.

Коллективыбыз дигәннән, бездә эшләүче кызлар журналист кына түгел, алар сайтны да, социаль челтәрләрне дә алып бара, зур тизлек белән эшләргә туры килә. Әгәр без тизлек белән алдырмасак, безне бөтенләй укучы булмас иде дип уйлыйм.

– Кызлар дип әйттегез. Егетләр юкмы?

– Юк.

– Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Беренчедән, хезмәт хакының ир-егетләрне канәгатьләндерерлек булмавыннан дип уйлыйм. Әгәр инде хезмәт хакы булса, егетләр дә килер иде. Егетләр бит алар акчалырак эш эзли.

Икенчедән, хәзерге вакытта бик сабыр, түзем булган кешеләр генә редакциядә эшли ала дип уйлыйм. Чөнки көн дә зур күләмле чараларны яктыртырга туры килә.

– Журналистларны ничек эзлисез соң?

– Редакциябездә журналист дипломы булган белгечләр юк, үземнән башка. Бер журналистыбыз югары экономист белеменә ия. Икенче журналистыбыз югары филолог белеменә ия, версткалаучы кызыбыз – информатика укытучысы.

Мин үзем журналист булырмын дип әзерләнмәдем. Мәктәптә укыганда химияне яратып укыдым да, шушы юнәлеш буенча китәрмен дип уйладым. Ә инша язу ул минем өчен ниндидер бер хобби кебек кенә иде. Әмма химия буенча медицинага да, башка тармакка да барып карамадым, укырга керүе җиңел булганлыктан, журналистика бүлегенә кереп укыдым. Һәм тартылып киттем.

Бер журналда шундый бер җөмлә хәтеремә кереп оялады: “Все люди, как люди, а мы журналисты”. Журналист ул үзенең шәхси вакытын да, башка кызыксынуларын да артка ташлап, маяк кебек алдан барып, һәр җирдә дә алда булып, йөгереп эшли торган кеше.

Без коллективта бер-беребезне ярты сүздән аңлап, бер тандем булып эшлибез. Аллага шөкер, коллективыбыз дус-тату, кызларыбыз яхшы, тырышлар.

“Бергәләшеп эшләүдән зыян булмаячак”

– “Туган як” – Башкортстанда чыга торган татар телендәге дәүләт газетасы. Сезгә ярдәм җитәрлек дәрәҗәдәме?

– Милли матбугат дәүләт ярдәменнән башка яши алмый. Идеологлар буларак, безнең төп максатыбыз акча эшләүгә генә кайтып калырга тиеш түгел дип саныйбыз. Чөнки без тәрбияләү, халыкны берләштерү, халыкны туплау белән мәшгуль булырга тиешбез.

Шул ук вакытта, хөкүмәт биргән субсидиядән тыш, без үзебез дә күпмедер дәрәҗәдә акча эшләргә тырышабыз. Түләүле мәкаләләр язабыз, реклама, котлаулар урнаштырабыз. Шулай итеп 50 процент тирәсе акчаны кире кайтарабыз.

– Юлия, язын Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре үтте. Ул сезне өметләндердеме?

– Бу бик кирәкле һәм сагынылган чара булды. 30 елдан соң, озак көттереп, сагындырып кире кайткан чара. Безгә берләшеп, кулга-кул тотынышып эшләүдән бернинди зыян да булмаячак. Чөнки без ут күршеләр. Башлыкларыбыз әйткәнчә, “Бергә без яхшырак булдырачакбыз”. Без дә шундый ук фикердә.

Татар матбугатының киләчәге ышанычлырак булсын өчен, һәр тарафта җитәкчеләр аны аңлап эшләсеннәр иде диясе килә. Чөнки татар матбугатын укыган кеше, барыбер, чагыштыруда әйтәм инде, үзен ниндидер кысада, тәртиптә тота, һәм ул аерылып тора. Татар журналы, татар газетасын алган кеше барыбер тәртиплерәк, иплерәк дип әйтә алам, чөнки татар халкының гореф-гадәтләре аша без тәрбияләү миссиясен дә үтибез.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*