tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәктәбендә – “Сөмбелә” бәйрәме
Татар мәктәбендә – “Сөмбелә” бәйрәме

Татар мәктәбендә – “Сөмбелә” бәйрәме

Димитровград шәhәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбендә һәр елны көз көннәрендә “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелә. Быел “Уңыш бәйрәме” 17 октябрьдә узды.

Матур итеп бизәлгән сәхнәдә башлангыч hәм урта сыйныф укучылары көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Алып баручы – сылу Көз кызы мавыктыргыч табышмаклар тәкъдим итте. Балалар аларны тиз генә, дөрес итеп чиштеләр. Табышмаклар яшелчәләр, көзге уңыш турында иде. Аннары матур яңгырашлы татар көенә сәхнәгә “Сөмбелә” чакырып чыгарылды. Ул:

Саумы, якын дусларым,

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин,-

дип укучыларны сәламләде.

2 һәм 3Б сыйныф укучылары уңыш, көз турында шигырьләр сөйләделәр, аннары “Көз-көз, әйт әле” исемле җырны башкардылар. 3А сыйныф укучылары бөтенебезгә дә таныш булган “Шалкан” әкиятен бик мавыктыргыч, кызыклы итеп туган телебездә сәхнәләштерде. Алар рольләрне оста уйнап тамашачыны шаккаттырдылар. Бәйрәмнең соңгы өлешендә залда утыручылар белән уен оештырылды.

Әлеге чарада балалар сәхнәдән саф әдәби татар телендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, моңлы җырлар яңгыраттылар. Милләтебезнең гореф–гадәтләрен саклап калуда, әдәби сөйләм телебезне үстерүдә, камилләштерүдә шундый чаралар зур урын алып тора.

Бәйрәмне оештыру максатында зур тырышлык куйган педагогларга – мәктәбебез директорының тәрбия эше буенча урынбасары, Татарстанның атказанган укытучысы Гүзәл Илдус кызы Сәмигуллинага, сыйныф җитәкчеләре Лилия Туриян кызы Вахитова белән Диана Александровна Ноговицынага олы рәхмәтләр әйтәсе килә. Бәйрәмдә катнашкан барлык укучылар да рәхмәт сүзләренә лаек.

Алдагы елларда да “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелсен иде. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, үсеп килүче яшь буынга тапшырып калдырыйк! Газиз туган телебездә аралашып, дөрес сөйләшеп, бердәм булып яшик!

Нурия ХАФИЯТУЛЛОВА,

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы.

Чыганак: tatar-congress.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*