Яңа Чишмә районының Чаллы башы мәдәният йортында “Татар моңы – 2015” конкурсы үткәрелде. Бу конурс Яңа Чишмә муниципаль районында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы тарафыннан оештырылды.
Конкурсның максаты – татар халык җырларын пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни байлыклар белән таныштыру, сәләтле яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Конкурста катнашуга татар җырларын башкаручы 16 яшьтән – 30 яшькә; 30 һәм өлкәнрәк җырчылар чакырылды. Җиңүчеләр I, II, III дәрәҗә махсус дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Кичә ахырында конкурста катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.
Илсөяр Дәүләтшина