tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар рухы
Татар рухы

Татар рухы

Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Мәгълүмати технологияләр ярдәмендә туган тел һәм әдәбият дәресләрендә социомәдәни компетенцияне үстерү» дигән темага район семинары узды. Семинар эшендә районның барлык этномәдәни мәктәпләре укытучылары катнашты (Каскара мәктәбеннән тыш).

Индрәйдә кунакларны ишек төбеннән үк татар көйләре, гармунчылары белән мәктәп директоры Рәүфә Алеева каршы алды. Поселокның Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге яшь гармунчылары бөтен өлкәгә таныш. Әлбәттә, татар мәктәпләрендә мул өстәл әзерләнә – башта чәй эчерәләр. Аннары гына тыгыз эш программасы белән семинарны башлыйлар. Ачык дәрес, мастер-класс, әдәби композиция, түгәрәк өстәл – барысы да бер тында, сизелми дә, шул ук вакытта көчле тәэсирләр калдырып үтеп киттеләр. Темаларны уйлаганда Гаилә елына төп игътибар бирелгән. Әлбәттә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне булуы да искә алынган. Әле ул атнада мәктәптә дөньякүләм билгеле татарыбызга багышланган атналык та бара иде.

Беренче ачык дәресне 3а класс укучылары белән Зәкия Сәитова үткәрде. Зәкия Әкрам кызы үткән елда өлкәдә татар теле укытучылары арасындагы бәйгедә икенче урын яулап, быел «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класс конкурсына баруга лаек булды. “Гаилә – бәхеткә юл” темасына уку дәресендә заманча белем бирү технологияләре актив кулланылды. Ул интерактив такта үзе бер гаҗәеп уңайлы җайланма. Анда барысы да бар, укучы яза да ала, тиз генә таблицасын да чыгарасың, җырлап та күрсәтә һәм башкалар. Балалар актив, сорауларга җәлт кенә җавап бирәләр, биремнәрне дә эшләргә осталар икән. Апалары матур, төрле төсле күрсәтмә материаллар әзерләгән, аларны ламинацияләп тә куйган. Бу урында шуны әйтми булмый, әлеге мәктәп укытучылары иҗади яктан тырыш, эшләргә омтылган педагогларга директорлары Рәүфә Гафият кызының гел ярдәм итәргә омтылуын билгеләп үттеләр. Бик уңай хәл, барлык җирдә дә алай түгел.

«Рәсем дәресләрендә традицион бизәкләр» мастер-классын сынлы сәнгать һәм технология укытучысы Дания Булатова тәкъдим итте. Башта сүзне аеруча җитди темадан – илебезнең Конституциясеннән башлады.

– «Без, күпмилләтле халык». Россия Федерациясенең конституциясе шул сүзләрдән башлана. Россия дөньяда иң күпмилләтле илләрнең берсе булып тора, аның территориясендә йөз туксаннан артык милләт яши. Һәр халыкның үз тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре бар.

Әгәр безнең Төмән өлкәсен алсак, аның территориясендә йөз илледән артык милләт вәкилләре яши, алар төрле кәсепләргә ия, – дип башлады сүзен Дания Рәшит кызы. – Этномәдәни белем бирүнең максаты – үз милли мәдәниятен һәм индивидуальлеген саклаучы милли-мәдәни үзенчәлекне үзара танырга сәләтле этномәдәни шәхес тәрбияләү дип әйтергә була. Формалаштыру чарасы булып орнаменталь сәнгать тә хезмәт итәчәк, чөнки нәкъ менә орнамент халыкларның мәдәниятара үзара эшчәнлегендә үзенең аерым ролен уйный, – дип чыгышын дәвам итте укытучы.

Һәм класстагы төрле милләтләрнең бизәкләре урнаштырылган демонстрацион стенд белән таныштырды. Татарның милли бизәкләре арасында аерым урын алып торган ләлә чәчәге турында сөйләп, шул чәчәк белән сумкага бәйләргә, яисә кулъяулык итеп йөртергә мөмкин булган тукымага бизәк ясарга өйрәтте.

19-32Дания Булатова – Индрәй мәктәбендә яхшы укып, Төмән дәүләт университетында югары белем алган, аннары Мәскәү педагогик дәүләт университетында магистратура тәмамлаган яшь, өметле укытучы.

Семинарның алдагы өлешен мәктәпнең иҗат сөюче укучылары дәвам иттеләр. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова һәм директорның оештыру эшләре буенча киңәшчесе Хөршидә Корманова җитәкчелегендә «Тукай белән бергә» класстан тыш чарасын күрсәттеләр. «Бу класстан тыш сәгать кенә түгел, фестиваль булды», – дип билгеләп үттеләр кунаклар соңыннан. Бәйрәмдә (чынлап та бәйрәм булды ул) Габдулла Тукайның төрле телләрдә шигырьләре, шигырьләргә сәхнәләштерелгән күренешләр, җырлар яңгырады. Гармунчылар гармуннарда оста итеп уйнадылар, биючеләр дә сынатмадылар.

Һәрвакыттагыча, семинар ахырында җыелып киңәшү, кызыклы, файдалы чыгышлар тыңлау, анализлау үзенә бер тәртип булып тора. Район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова дәресләр, укытучыларның эше турында сөйләде, һәркайсына мактау сүзләре белән рәхмәтен җиткерде. «Татар телен укытырга героизм кирәк хәзерге вакытта. Нинди генә кыенлыкларга очрасак та, татар телен укытуны сүндермәскә иде. Без халыкка хезмәт итәбез. Сез клуб, мәктәп җитәкчеләре белән бергә эшлисез – бик бәхетле. Методик яктан грамоталы әзерлек, искиткеч номерлар һәм этномәдәни компонентны өйрәнү буенча иҗади эш өчен рәхмәт белдерәбез», – диде Гүзәлия Хәлил кызы. Кунаклар рәхмәтләрен җиткереп, алган тәҗрибәләрен кулланачакларын әйтеп, зур канәгатьлек хисе белән таралдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*