tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Сайманында шигърият һәм милли моң бәйрәме
Татар Сайманында шигърият һәм милли моң бәйрәме

Татар Сайманында шигърият һәм милли моң бәйрәме

Николаевка районы Татар Сайманы авылы культура йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Җирле татар автономиясе һәм авыл администрациясе тырышлыгы белән оештырылган милли бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе вәкилләре дә катнашты.

Өлкәбезнең көньягында урнашкан Татар Сайманы авылына барып җитү өчен 230 чакрым юл үтәсе. Анда Барыш шәһәре аркылы да, Кузоватово аша да барырга мөмкин. Алтын көзнең кабатланмас гүзәллегенә хозурланып, инде октябрь ае керүенә карамастан, көннәрнең матур, җылы торуына сокланып барып, Татар Сайманының үзәк урамына килеп кергәнебезне сизмичә дә калдык.

Төбәгебездәге башка бик күп татар авыллары кебек үк, Татар Сайманы да, авырлыкларга, замана сынауларына бирешмичә, яшәргә тырыша. Әнә, яңа фельдшер-акушерлык пункты салып куйганнар. Бу көннәрдә дәүләт программасы буенча йортларга табигый газ кертәләр. Берничә ел элек йөз еллык тарихы булган мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлаганнар. Дөрес, ремонт эшләре бик үк сыйфатлы булмаган, күрәсең – клубның түбәсеннән су ага башлаган. Урта мәктәп бинасын да бераз яңартканнар. Спорт залы замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Укучылар саны гына елдан-ел кими бара, быел берничә авылдан җыелган 51 бала белем ала, дип уфтана физкультура укытучысы. Поспеловка авыл җирлегенең хакимият башлыгы Усман Магдеев әйтүенчә, хәзер Татар Сайманында 500гә якын кеше яши (прописка буенча – 800 кеше). Элеккеге колхоз җирләрен бүген фермерлар эшкәртә – Умәр Айбулатов, Александр Шадышков белән Искәндәр Амиров халыкның пайларын үзләренә бүлеп алганнар. Ике дистәдән артык якташыбыз СВОда – махсус хәрби операциядә катнаша, күбесен мобилизация буенча алдылар, контрактка кул куеп китүчеләр дә бар, ди хакимият башлыгы.

Милли бәйрәм башланыр алдыннан авыл китапханәсендә районның татар авыллары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл артында очрашу узды. Анда районның мәгариф идарәсе җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм ана теле укытучылары чакырулы иде.

“Яңа уку елында Зур Чирекле урта мәктәбендә татар теле атнасына нибары 0,5 сәгать керә башлаган. Татар әдәбияты өчен дә шуның кадәр вакыт каралган. Никулино мәктәбендә барлыгы 88 бала белем ала, шуларның 72се – татарлар. Шуңа да карамастан, мәктәп җитәкчелеге хәтта түгәрәк оештыруны да кирәк дип тапмый. Татар Сайманы мәктәбендә дә ана телен өйрәнү буенча проблемалар җитәрлек. Без бу мәсьәләне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Владимир Мурзаев алдында кабыргасы белән куйдык. Ул якын арада әлеге проблеманы уңай хәл итәргә ышандырды. Үз чиратыбызда, Николаевка районы татар авыллары мәктәпләрендә ата-аналар белән очрашулар үткәрергә ниятлибез”,- дип белдерде өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

Татар теле һәм мәдәнияте көнен район автономиясе җитәкчесе Төкфәт Биктимеров ачып җибәрде. Ул төрле сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмаган район башлыгы белән район администрациясе башлыгының кайнар сәламнәрен ирештерде һәм чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен юллады.

Ә Николаевка районы мәгариф идарәсе начальнигы Владимир Мурзаев мәктәптә белем алучы һәр баланың үзенең ана телен фән буларак яки түгәрәкләргә, факультативларга йөреп өйрәнергә хокуклы булуы турында сөйләде. Ул Татар теле һәм мәдәнияте көне уңаеннан бай эчтәлекле күргәзмәләр һәм концерт программасы әзерләп килгән мәктәп коллективларына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Татар Сайманы авылы клубын капиталь ремонтлау чарасын күргән өчен район администрациясенә рәхмәтләрен юллады. Татар эстрадасы йолдызларының концертларын оештыру, төрле очрашулар, әдәби кичәләр үткәрү өчен хәзер биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, диде ул. Өлкә татарларының лидеры җирле автономия җитәкчесе Төкфәт Биктимеров белән Сайман шагыйре Мәүлет Саюковның милләтебез файдасына олы хезмәтләрен югары бәяләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә күренекле якташлары – Ульяновск дәүләт университетының яшьләр инновацион иҗаты үзәге директоры Абдулла Ямбаев концерт программасында катнашып, иҗади осталыкларын күрсәткән сәләтле балаларны бүләкләре белән сөендерде. Авыл хакимияте башлыгы Усман Умәр улы Магдеев һәм аның командасы бүгенге бәйрәмне оештыру максатында зур тырышлык куйдылар, аларга чын күңелдән рәхмәт, диде Абдулла Рәһиб улы.

Шәрәфле кунак – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, профессор Рифат Җамал да очрашуга буш кул белән килмәгән – Татар Сайманы авылында яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрь, краевед, берничә китап авторы Мәүлет Саюковка Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы таныклыгын тапшырды. Гомеренең шактый өлешен язучылык хезмәтенә багышлаган Мәүлет Кәрим улы әлеге мәртәбәле исемгә бик тә лаек, диде ул. Танылган каләм иясе милләттәшләребезне бала-оныкларына татар телен өйрәтеп, милли тәрбия биреп үстерергә өндәде. Без – мәктәптә барлык фәннәрне дә татарча укып үскән буын, 90 процентыбыз имтиханнарны рус телендә тапшырып, вузларга кердек, укып бетереп, тормышта үз урыныбызны таптык, хәзер халкыбызга хезмәт итәбез, дип белдерде Рифат әфәнде. Ул балаларга үзенең китапларын бүләк итеп бирде һәм һәркемне уйландырырлык шигырьләрен укыды.

Мәркәзебез Казаннан кадәр ерак юлны якын итеп килгән тагын бер шәрәфле кунак – Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халык язучысы Камил Кәримов татар теленең дөньяда аеруча күп кулланылган ундүрт тел исәбенә керүе һәм ана телебезне камил белү төрки телле халыклар вәкилләре белән иркенләп аралашу мөмкинлеге бирүе турында бәян итте. Туган телебезне белү сугышта, армиядә хезмәт иткәндә бик күпләрне үлемнән коткарып кала, диде ул. Камил Әдһәм улы фикеренчә, ата-аналарның балаларына татар телен өйрәтергә теләмәве – зур хата, башка сыймаслык хәл.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов исә милли басманың 35 еллык юбилее уңаеннан Сайман әдибе Мәүлет Саюковка редакциянең фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премиясен тапшырды.

Газета укучыларыбыз Мәүлет аганың иҗат җимешләрен – юмористик әсәрләрен, әкиятләрен һәм шигырьләрен һәрвакыт яратып, көтеп алып укыйлар, диде баш мөхәррир.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов әлеге бәйрәмдә халыкка тәкъдим ителгән “Вакытлар һәм якутлар” китабы авторы Мәүлет Саюковны бүлекнең Рәхмәт хаты белән шатландырды. Мәүлет Кәрим улы – бүлегебезнең иң актив әгъзасы, өлкәдә оештырылган бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый, теләсә нинди мәсьәләгә карата аның төпле фикере бар, диде Шәфикъ Иматдинов.

Новоспасское районында үз клиникасы һәм 17 аптекасы булган күренекле эшмәкәр һәм меценат Кәрим Аделов Татар Сайманы урта мәктәбенә озак еллар директор булып эшләгән Халык мәгарифе отличнигы Сәет Хайров исемен бирергә тәкъдим итте. Бәйрәмдә катнашучылар бу тәкъдимне бертавыштан яклап чыктылар. Новоспасское бистәсендә яшәүче 25 гаиләгә “Өмет” газетасына подписка бүләк иттем, хәзер инде туган авылым Татар Сайманында торучы 25 кешене “Өмет”кә яздырам, диде Кәрим Абдулхак улы.

Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Мәүлет Саюков иҗатын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүләре өчен өлкә татар автономиясе белән “Өмет” газетасы редакциясенә, шулай ук ТРның Язучылар берлегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аннары ул яңа гына табадан төшкән һәм көн кадагына туры китереп язылган шигырьләрен укыды.

Мәктәп укучылары – Лена Гужова, Ләйлә Рамазанова, Лиана Туктарова, Эльмира Биктимерова, Әминә Аюпова, Зур Чирекле мәктәбенең “Сандугачлар” төркеме, Әхмәтле авылы мәдәният йортының иҗат коллективы, шулай ук Никулино мәктәбе укучылары, Сайман сәхнәсе йолдызы Гөлсинә Умеркина моңга сусаган тамашачыны бай эчтәлекле шигырьләре, моңсу җырлары, дәртле биюләре белән шатландырдылар.

“Никулино балаларының татар телен мәктәптә өйрәнү мөмкинлеге юк. Алар ана телен өйләрендә әти-әниләре, әби-бабалары ярдәмендә үзләштереп, татар бәйрәмнәрендә катнашалар, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Әгәр мәктәптә татар түгәрәгенә йөрсәләр, туган телебезне тагын да камилрәк белерләр иде”,- ди Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова.

Зарыгып көтеп алган милли бәйрәм халкыбыз гимнын – Г.Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ.    

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*