
“Кунакчыл Түбән Кама” проекты кысаларындагы “Йөрәге халык күкрәгендә” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә шәһәрнең Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, язучының иҗаты белән кызыксынган шәһәрдәшләребез катнашты. Китап сөючеләр язучыга сорауларын бирде һәм авторның яңа китапларын сатып алды. Чарага йөзләп китап яратучы килгән иде.
Чаллы шәһәрендә яшәүче Зифа Кадыйрова китаплары халык арасында зур популярлык казанды. Китапханәләрдән халыкның язучының китапларын чиратлап алуы шуны исбатлый. Мәскәү кунагы Рөстәм Ямалеев фикеренчә, Зифа Кадыйрва әсәрләре халыкны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә өлеш кертә.

Очрашу барышында Рөстәм Ямалеев “Татар Штабы” активистлары өчен Зифа Кадыйрованың китапларын күпләп сатып алды һәм аны башкалага очрашуга чакырды. Чөнки бу елда “Татар Штабы” катнаш никах проблемасына багышланган берничз проект эшләргә планлаштыра.
Татар Штабы