“Мәскәү татар Штабы” һәр яртыеллыкта татарча газет-журналларга язылу оештыра. Быел Мәскәүдә “Татар Штабы” тырышлыгы белән 100дән артык татар гаиләсе “Халык минем” газетасын укый. “Татар Штабы” инициативасы белән татар мәктәбе укучылары, татар мәдәни үзәге һәм “Татар Штабы” кунаклары татарча матбугат белән танышып бара.

“Татар Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, яшьләрне татар матбугатына җәлеп итү эшен ныклап алып барырга һәм бу эшне продукция белән таныштырудан башларга кирәк.
“Безнең чараларга килүче яшьләр татар матбугаты белән танышырга тырыша. Иң мөһиме – күпләр битараф түгел. Шулай ук чаралар вакытында газет-журналларны күпләр таратырга, бүләк итәргә тырышабыз. Без һәрбер татар милли матбугатка язылу кампаниясендә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Әгәр яңа буын бу эштә битарафлык күрсәткә, милли матбугатның киләчәге өметле түгел” -, дип белдерде Гөлнара Яруллина.
Татар Штабы