Бу көннәрдә татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган “Татар театры тарихы плакат сәнгатендә” дип исемләнгән китап дөнья күрде (рус, татар һәм инглиз телләрендә, 352 б.). Проектның авторы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив сәнгать бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге Республика премиясе лауреаты Солтанова Рауза Рифкать кызы.



Альбомда беренче театр труппалары “Сәйяр”, “Нур”, Татар сәнгать эшчеләр театрының “Эшче”, Колхоз-совхоз күчмә театрының, Г.Камал исемендәге ТДАТның XX гасырдан алып бу көннәргә кадәрге афишаларын күрергә мөмкин. Авторның 3 телдә язылган, эчтәлек, стилистика, татар театры үсешенең төрле этапларында булган афишаларның сәнгати үзенчәлекләре турында язылган мәкаләсе зур әһәмияткә ия, асылда – әлеге мәкалә татар театры тарихын плакат сәнгатен өйрәнүгә багышланган беренче фәнни хезмәт. Китапның төп максаты: Татарстан Республикасын Россиянең иң эре мәдәният үзәкләренең берсе итеп таныту. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының театр сәнгате актив үсештә, ә театраль афишалар һәм плакатлар театр мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып торалар.
Китап Татарстанның Мәдәният министрлыгы финанс ярдәме белән республика һәм муниципаль китапханәләрнең фондларын тулыландыру максатыннан бастырылды.