Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республикакүләм олимпиадага йомгак ясалды
Олимпиадада республиканың 31 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 144 дүртенче- унберенче сыйныф укучысы катнашты, дип хәбәр итә итә ТР мәгариф һәм фән министры матбугат хезмәте.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Аблаева Карина, Кукмараның 4 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Байгельдина Валерия, Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Мирзозода Зөлфираи, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Яковлева Ангелина, Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лексин Даниил, Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Воробьева Ангелина, Кайбыч районының Е.Г. Тутаев исемендәге федераль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кабатьева Татьяна, Казан шәһәренең 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Савканаев Василий, Нурлат районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Екатерина Краснова җиңүчеләр дип табылды.
Татарстанда Мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының республика этабы уза. Укучылар 24 предмет буенча белемнәрен тикшерә.