tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

15, 16, 17  нче  гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2025» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Совет районының 149 нчы лицеенда үзара көч сынаштылар.  Шул ук вакытта әлеге бәйге Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының  шәһәр этабы да булып тора.

Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Гыйззәтуллина Лилия Фәнәвил кызы (Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе), Гыйльманова Эльмира Хәйдәр кызы (Идел буе районының 6 нчы гимназиясе), Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы (Авиатөзелеш районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 62 нче урта гомуми белем мәктәбе), Мөхәммәтова Айсылу Марат кызы (Яңа Савин районының 146 нчы “Ресурс” лицее), Нәфиева Гөлия Рафаил кызы (Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе), Садыкова Сиринә Ринат кызы (Идел буе районының 18 нче “Галәм” гимназиясе), Сәлимҗанова Ләйсән Вәгыйз кызы (Совет районының 187 нче күп профильле лицее), Шаһимәрдәнова Рәмзилә Рамил кызы (Мәскәү районының Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясе) лицей укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, сыйныф сәгате күрсәттеләр; дәресләренә, сыйныф сәгатьләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик остаханә, мастер-класс уздырды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Э.Х.Гыйззәтуллина укытучыларның мастер-классларында булды.

Бәйге Совет районының 149 нчы лицеенда (директоры Вафина Ф.Г.) югары әзерлек белән үтте. Лицей администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле  шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.

Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәистәшләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы, Татарстанның халык укытучысы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, дәреслекләр авторы,Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Абдуллина Диләрия Марат кызы, жюри әгъзалары Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм төрки телләр кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, дәреслекләр авторы Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, дәреслекләр авторы Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы ассызыклап әйтеп уздылар.

Конкурсның йомгаклау тантанасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А.Н.Биктова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе эксперты Р.Ә.Баһавиева,  Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Р.Р. Зиннәтуллин , “Мәгариф-Вакыт” нәшриятының өлкән редакторы К.Ф.Фәйзрахманова , Sky Lake компаниясе (төп спонсор) вәкиле Е.М.Кривоспицкая катнашты. Алар конкурста катнашучыларга үзләренең җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, конкурсантларга сертификатлар, бүләкләр бирелде.. Конкурста катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырылды Шулай ук конкурсантларга “Татармультфильм” нәшрият бүләкләре бирелде. Жюри әгъзалары, мәктәп коллективы, спонсорлар Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*