tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте

Туймазы шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультур шәхес тәрбияләү” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте.

Шушы мәктәп укытучысы Габдрахимова Г.З. 4 нче сыйныфта “Микъдар һәм тәртип саннары” темасына дәрес күрсәтте. Укучылр саннар турында белемнәрен арттырды, тормышта кайда кулланылуын билгеләде, сөйләм телен үстерде. Әхмәтшина Л.Җ. 7-8 нче сыйныф укучылары арасында халык авыз иҗаты буенча “Безнең уен” үткәрде. Укучылар халкыбызның бай иҗатын барлап, мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, җырлар, халык йолалары буенча көч сынашты. Дәрес-уен – укучыларны телебезгә карата кызыксындыруның бер ысулы.

Семинарның тагын бер үзенчәлеге – филология фәннәре докторы, профессор Илшат Сәхиятулла улы Нәсипов белән онлайн элемтәгә чыгу булды. Ул татар теле һәм әдәбияты кафедрасына укырга керү кагыйдәләре һәм ачык ишекләр көне турында сөйләде.

Чыганак:Туймазы районы татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*