«Мордовия Республикасының милли мәдәниятен, дәүләт телләрен һәм Мордовия Республикасында башка телләрне саклау һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, яшь педагогның һөнәри потенциалын һәм дәрәҗәсен күтәрү максатларында, туган (мокша, әрзә, татар) теле яшь педагогларының «Педагогик дебют» Республика белем бирү семинары Мордовия педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә – “Педагог 13” узды. Белем бирү чарасында республиканың 30 педагогы катнашты.
Чараның максаты – яшь педагог-ларга укыту-методик ярдәм күрсәтү, укытучыларының һөнәр дәрәҗәсен, социаль статусын күтәрү.
Сәламләү сүзе белән ректор Татьяна Васильевна Самсонова чыгыш ясады, ул ассызыклаганча, укытучылар үсешенең милли системасы белем бирү сыйфатын күтәрүдә кискен сикерешне күздә тота; педагог, аның профессиональлеге, балаларны югарырак дәрәҗәдә өйрәтә белүе милли проектларны үтәүдә өстенлекле булып тора һәм шул ук вакытта яшь педагогик хезмәткәрләргә зур роль бирелә.
Семинар эшендә «Педагог 13» методисты, Ләмберә районы Черемиш мәктәбендә татар теле укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова, Ләмберә беренче урта мәктәбе укытучысы Алмаз Кериш кызы Янгляева, Саранск шәһәре 2нче мәктәбе укытучысы Айлина Юнир кызы Абузярова катнаштылар. Айлина Юнир кызы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мнимотехнологияләр темасын яктырткан чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар халыкның традицион мәдәнияте буларак чүпрәк курчаклар ясау буенча үзләренең табышлары, идеяләре һәм казанышлары белән уртаклаштылар. Кулдан эшләнгән курчак гаилә тәрбиясендә зур потенциалга ия; ул балаларны халык мәдәнияте чыганакларына, гаилә традицияләренә, гаилә мөнәсәбәтләренең төрлелегенә өйрәтә. Мокша, әрзә, татар телләренең яшь укытучылары мастер-классларда дәреснең беренче минутларыннан ук укучыларда дәрес темасына кызыксыну уятырга, аларның кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле алымнар күрсәттеләр.
Семинарның йомгаклау моменты педагогик кейсларны анализлау һәм интерпретацияләү булды. Аны этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире Елена Михайловна Наумова белән этномәдәни белем бирү лабораториясе методисты Вера Александровна Маскаева үткәрде.
Педагогик ситуацияләр өстендә эшләү яшь педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә – гомуми үсеш программасын гамәлгә ашыруны оештыру-методик тәэмин итү буенча хезмәт функцияләрен үтәүгә ярдәм итте.
Наилә НАСЫРОВА