Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды. “Каләм белән җиңдек дошманны…” дип исемләнгән очрашу Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Төбәкара семинарда ут күршебез Татарстанның Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнары һәм Ульяновск өлкәсе мәктәпләренең утыздан артык татар теле укытучысы катнашты.
Мәктәпнең фойесында гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылган иде. Шәһәребезнең 17 нче китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина тырышлыгы белән әзерләнгән китаплар күргәзмәсе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Анда Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган дистәдән артык фронтовик-шагыйрьнең әсәрләре урын алган. Рәсми мәгълүматларга караганда, барлыгы туксан тугыз татар язучысы һәм шагыйре фронтта кулларына корал белән бергә каләм тотып фашист илбасарларына каршы батырларча сугыша. Явыз дошманны җиңүдә аларның өлеше бәяләп бетергесез – ялкынлы шигырьләре, әсәрләре белән сугышчыларга көч өстәп, рухландырып торганнар.
Семинарны Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова ачып җибәрде һәм милли-мәдәни чараларда, төрле конкурслар һәм фестивальләрдә актив катнашучы мөгаллимәләр Венера Шагвалиева белән Венера Мортазинага өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Татар теле укытучыларының төбәкара семинарын үткәрүне традициягә керттек. Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, ачык дәресләрдә катнашу педагогларның белемен камилләштерә, эш алымнарын баетырга ярдәм итә”,- диде Әлфия Абутдинова.
Аннары 64 нче мәктәп директоры Лилия Мустафина төрле милләт балаларына этномәдәни белем бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Өлгереш күрсәткечләре һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп һәрвакыт алдынгылар сафында атлый. Татар теле түгәрәкләре һәм факультативлары саны ел саен арта бара. Балалар ана теле дәресләренә бик теләп йөриләр. Ана теле укытучысы Гөлназ Шарафутдинова – үз эшенең чын остасы. Укучыларыбыз өлкәкүләм чараларда актив катнашалар, хәтта төбәкара конкурсларда җиңү бәхетенә ирешәләр”,- диде Лилия Фәһим кызы.
Семинарда катнашучыларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде. Ул ана теле сагында торучы педагогларга мөрәҗәгать итеп, укучыларны ана теле дәресләренә җәлеп итү юнәлешендә бергәләп эшләү кирәклеген ассызыклады.
“Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ана телен, татар мәдәниятен өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәзер инде менә шушы мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану бурычы тора. Мөмкин кадәр күбрәк әти-әниләр балаларын ана теле түгәрәкләренә йөртсеннәр өчен аңлату эше алып барырга кирәк”,- диде автономия рәисе.
Семинарның икенче өлешендә Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәбе укытучысы Гөлназ Шарафутдинова, Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина һәм Барыш районы Калда авылы урта мәктәбеннән Эльза Хуснетдинова Бөек Ватан сугышында катнашучы татар язучыларының тормыш һәм иҗат юлына багышланган ачык дәрес үткәрделәр.
Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нуртдинова семинарның педагоглар өчен бик тә файдалы булуы турында белдерде.
“Ачык дәресләрдә укучыларның үз ана телебездә җавап бирүләре, шигырь сөйләүләре таң калдырды. Рус мохитендә үссәләр дә, татар теленә мәхәббәт хисләре көчле булуын күреп шатландык. Киләчәктә Сембер төбәге укытучыларын үзебезгә кунакка чакырырга җыенабыз”,- диде ул.
Рузия ХӘЛИМОВА
Источник: emet73.ru