tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучылары традицион август форумында катнаштылар
Татар теле укытучылары традицион август форумында катнаштылар

Татар теле укытучылары традицион август форумында катнаштылар

21 август көнне педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге «Педагог 13.ру»да «Гаилә һәм мәктәп: тәрбия мәгънәләре һәм кыйммәтләре бердәмлеге» республика педагогик форумы – 2024 кысаларында үткән «Туган телләрне һәм милли мәдәниятне саклауда гаилә һәм мәктәп роле» методик мәйданчыгында педагогик практикалар һәм идеяләр белән Мордовиянең туган тел, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары уртаклаштылар.

«Педагог 13.ру»да татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм итүче методист, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбендә ана телен укытучы Боярова Фазия Фәрит кызы, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саляева Сания Спартак кызы, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә ана теленә өйрәтүче Юмаева Равза Мукаддяс кызы, быел регионара татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурсында җиңү яулаган Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Кильдеева Зәйнәб Хөсәен кызы әлеге чарада катнаштылар. Алар бу җыелышта олы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, башкаларның яңалыкларын эшләрендә кулланырга дип тупладылар.

Чарада заманча укыту дәресе, гаилә туризмы өчен белем бирү маршрутлары дигән яңалыкларны ишеттеләр һәм «Гаиләдә телне саклыйк» Мордовия һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңүче педагоглар биргән мастер-классларда катнаштылар.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*