tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен дә, динне дә өйрәнәләр
Татар телен дә, динне дә өйрәнәләр

Татар телен дә, динне дә өйрәнәләр

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете карамагында “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге уңышлы гына эшләп килә.

Ульяновск шәһәренең төньяк өлешендә урнашкан “Сальсабиль” мәктәбе 2023 елның 1 сентябрендә үзенең ишекләрен киң итеп ачып җибәрде. Мәктәпне тәҗрибәле директор Эльвира Ирек кызы Муфтахетдинова җитәкли. Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган мәгариф учагында хәзерге вакытта барлыгы 33 бала белем ала. Быел беренче сыйныфка 11 бала укырга кергән. Киләсе уку елына әле ерак булса да, ата-аналардан 7 гариза кабул ителгән инде. Шулай итеп, мәктәптә укырга теләүче балалар саны елдан-ел арта бара.

Мәктәптә тәҗрибәле сигез укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шунысы куанычлы, укучылар татар телен яратып өйрәнәләр. Һәрбер әти-әни баласының татар телендә иркенләп сөйләшүен тели. Татар теле дәресләрен педагогик тәҗрибәсе 40 елдан артык булган укытучы Фәния Шамил кызы Миннебаева алып бара. Ул балаларның ана телен зур кызыксыну белән өйрәнүләре турында шатланып сөйли. Тиз арада Казаннан дәреслекләр һәм методик әсбаплар, әдәби китаплар да кайтартылган. Ана телен өйрәнү өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Укучылар шулай ук дин сабакларына дә ашкынып йөриләр. Дәресләрне тәҗрибәле мөгаллимә Рузалия апа Зиганшина һәм Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Марат хәзрәт Садуакасов үткәрә.

“Бу мәктәп – үзе бер дөнья. Укучыларга дөньяви һәм дини белем алу өчен уңай шартлар тудыру максатында зур тырышлык куючы имам-хатыйб Рәсүл хәзрәт Фаткулловка олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләре өчен аңа әҗер-саваплар насыйп итсен”,- ди балаларның әти-әниләре һәм укытучылар.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*