ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен иң яхшы белүчеләр
Татар телен иң яхшы белүчеләр

Татар телен иң яхшы белүчеләр

Мәркәзебез Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрелде.

Олимпиадада Россиянең 27 субъектыннан 8-11 сыйныф укучылары – татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасының төп этабында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Ульяновск өлкәсеннән 14 укучы чакырулы иде.

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укучысы Данис Насыбуллин, Карсун районы Нугай иле мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Илнур Камалетдинов, Барыш районы Калда авылы мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Әминә Чагаева, Иске Кулаткы район үзәгенең Россия Герое Р.Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Анастасия Саландаева һәм Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Әминә Рафикова призёр булу бәхетенә ирештеләр.

Укучыларыбыз бер дә сынатмады, барлык биремнәрне дә үтәргә тырыштылар, дип хәбәр итә ана теле укытучылары Гүзәл Сәмигуллина һәм Равия Юсупова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*