14-17 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтә. Биредә илебезнең төрле тарафларыннан татар телен яхшы белгән иң сәләтле укучылар һәм аларның остаз укытучылары җыелды.
Һәрвакыттагыча чара югары дәрәҗәдә оештырылып, катнашучылар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кичә укучылар татар теленнән олимпиада сорауларына җавап язды, сәнгатьле уку осталыкларын күрсәтте. Әйткәндәй, бу конкурс Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Кичен К.Тинчурин театрында Ф.Борнашның шул исемдәге трагедиясе буенча куелган “Таһир-Зөхрә” спектаклен карап кайттык. Искиткеч! Күпме хис, кичерешләр!
Бүген исә укучылар әдәбият белеме буенча өч сәгать дәвамында көч сынашты. Укучым Эльзана Бәдретдинова да бәйгечеләр арасында. Бик җитди әзерлек белән килдек. Сәнгатьле уку конкурсына аерым бер образ тудырырга тырыштык. Хәзер нәтиҗәләр генә көтәсе кала! Афәрин,Эльзана!