Татарстанның иң яхшы укытучысы булып танылган Наил Мирсәетов бәйгедә җиңеп алган 400 мең сум акчасын ипотекага алган фатиры өчен түләргә ниятли. “Конкурста катнашу өчен күп белергә кирәк. Мәгариф турында китаплар укый башладым”, – ди Казанның 2 нче лицей-интернатында укучыларга биология фәнен өйрәтүче мөгаллим. “Ел укытучысы – 2019” бөтенроссия бәйгесендә ул республика данын яклаячак.
Биология фәнен инглизчә укыта ул. Икенче белгечлеге – инглиз теле укытучысы. Шуңа күрә ике фәннән белем бирү авыр түгел, ди. Наил Галимҗан улы әйтүенчә, без глобаль үзгәрешләр чорында яшибез. Халыкара тәҗрибә кирәк. Шуңа күрә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең башкалада инглиз, татар, урыс телләрендә белем бирүче гимназия төзергә тәкъдим итүен дә хуплый. Тик моның өчен укытучыга да, укучыга да инглиз телен белергә кирәк.
Әлбәттә, бу урында аның татар телен саклау турында фикерен дә ишетәсе килә. Мөгаллим өендә гаиләсе белән татарча һәм урысча, ә лицейда өч телдә аралаша. “Татар теле дәресен яратып укытырга кирәк. Дәреслекләр, башка мәгълүматларны кулланып кына калмыйча, туган телдә дәрестән тыш чаралар да уздыру мөһим. Әйтик, лицейда “Татар ярминкәсе” оештырыла. Юк, анда әйберләр сатмыйлар, укучылар үзләренең проектларын тәкъдим итә. Берәүләр фильмнар, журналларны татарчага тәрҗемә итсә, икенчеләр уеннар уйлап таба. Бер укучыбыз дөньяда беренче булып “Хәрәкәт” дигән өстәл уенын уйлап тапты”, – ди мөгаллим.
Ул бер урында гына таптанырга яратмый: яңалыкка омтыла, эзләнә, яңа алымнарга таянырга тырыша. Чит илләрдә йөрүнең дә файдасы тия. 2014 елда АКШның Алабама штатында халыкара программа буенча белем алган ул. Анда яңа технологияләр белән танышкан. Дәресләрдә вакытны күбрәк проектларга бүлү отышлы дип саный.
“Бүген укучыларга карата аеруча игътибарлы булу сорала. Аларның күңелен бары ярату белән генә яулап була. Ир балаларны гына укыту авыр түгел. Уртак тел табарга юмор хисе булыша”, – ди егетләр лицеенда алтынчы ел эшләүче педагог.
Бүген укучыларның күпчелеге БДИга кирәкле фәннәрне генә өйрәнә. Калган фәннәр икенче урынга күчә. Бу хакта укытучылар үзләре дә шулай ди. Наил фикеренчә, әлеге проблемадан чыгу өчен укытучы үзенең дәресен тормышчан, кызыклы һәм истә калырлык итәргә тиеш. Ләкин мәктәп хәзер белем бирү түгел, хезмәт күрсәтү урынына әйләнде, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Ел укытучысы моның белән килешәме?
– Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева бу сорауга үз фикерен әйткән иде инде. “Безгә җәмәгатьчелекнең укытучыга карашын үзгәртергә, бу эшне бүгеннән үк башларга кирәк. Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү була алмый, бу төшенчә мәктәптән юкка чыгарга тиеш”, – диде. Бу сүзләр белән килешәм, – ди ул.
Әти-әниләр белән мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек җайларга? Элек укытучылар балаларның өйләренә барып, хәлен белешә иде. Бәлкем, безгә шушы тәҗрибәне кайтарырга кирәктер? Лицей-интернатта мондый алым гадәти хәл санала.
– Гаиләләргә барып, хәл белешү – лицейдагы традицияләрнең берсе. Һәр ел саен сыйныф җитәкчесе олимпиада клубы тренерлары, укытучылар белән бергәләп укучыларның өйләренә йөри. Кайвакыт укучылар да укытучыга кунакка килә. Шул рәвешле әти-әнигә, укытучыга, укучыга карата ышаныч туа, – ди Наил Мирсәетов. – Лицейда тәрбия эшенә аеруча әһәмият бирәбез. Укучылар белән табигатькә чыгабыз, футбол ярышлары уздырабыз, музейларга барабыз. Әти-әниләрне дә мастер-классларга чакырабыз.
Республиканың иң яхшы укытучысы педагогларга кагылышлы һәр яңалыкны хуплый. Шул исәптән авылга күченеп кайтучы мөгаллимнәргә миллион сум акча бирү тәкъдимен дә. “Авылга яхшы белгечләрне җәлеп итү җиңел түгел. Шуңа күрә бик кадерле, мөһим программа бу, – ди. – Ә үзем кайтыр идемме? Юк дип әйтә алмыйм. Ә нишләп кайтмаска?”
Сәрия Мифтахова