tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендә кызыклы дәресләр – “Ихлас” балалар мультимедиа мәктәбендә!
Татар телендә кызыклы дәресләр – “Ихлас” балалар мультимедиа мәктәбендә!

Татар телендә кызыклы дәресләр – “Ихлас” балалар мультимедиа мәктәбендә!

2023 нче елның гыйнварыннан “Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары редакциясе каршында “Ихлас”  балалар мультимедиа мәктәбе эшли башлады. Мәктәпнең максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч, урта сыйныфларда укучы балаларга гоот платформасы аша татар телендә онлайн өстәмә бирем бирү.

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе 4 юнәлештә эшли:

1. «Күңелле әлифба». Татар теле әлифбасын өйрәнү буенча интерактив дәресләр (3-6 яшьлекләр өчен) – атнага 1 тапкыр (37 сәгать).
Татар теле әлифбасының һәр хәрефенә аерым бер дәрес багышлана. Шөгыль барышында белгеч авазны әйтергә, хәрефнең басма һәм язма хәрефен язарга һәм уен аша хәрефне танырга өйрәтәчәк. Дәрестә шулай ук «Күңелле әлифба» видеопроектының һәр чыгарылышы күрсәтеләчәк.

2. «Тылсымлы рәсем». Татар телендә танып-белү юнәлешендә белем бирүче рәсем дәресләре (3-6 яшьлекләр өчен) – атнага 1 тапкыр (48 сәгать).
Балалар бакчаларында программа буенча өйрәнелүче темаларга: хайваннар дөньясы, вакыт, киемнәр, үсемлекләр дөньясы, галәм, төсләр,саннар Һ.б. багышланган тематик онлайн рәсем ясау. Төрле техникаларда рәсем ясау күнекмәләреннән тыш, балаларга тема буенча саф татар телендә өстәмә бирем биреләчәк, «Беләсем килә», «Бәби сүз» һәм «СалаваПк» видеопроектлары күрсәтеләчәк.

3. «Мин журналист булам!». Татар телендә журналистика һөнәре нигезләре буенча онлайн-мәктәп (7-14 яшьлекләр өчен) – 2 атнага 1 тапкыр (24 сәгать). Мәктәп эшчәнлегендә «Республика матбугатына күзәтү», «Журналистика жанрлары», «Журналист этикасы», «Баш исем куярга өйрәнү», «Фотога төшерү осталыгы», «Телевизион журналистика», «Радио журналистика», «Интернет журналистика», «Матбугат чарасын популярлаштыру» һ.б. кызыклы темаларга дәресләр уздыру планлаштырыла.

4. «Балачак әдипләре». Татар телендә иҗат итүче балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу (7-14 яшьлекләр өчен) – айга 1 тапкыр (12 сәгать).
Татар телендә иҗат итүче балалар язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар барышында әдипләрнең биографияләре һәм иҗатлары белән танышу, сораулар бирү, интерактив уен уйнау күздә тотыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*