tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теленнән IX Халыкара олимпиадада Удмуртиядән 7 укучы катнашты
Татар теленнән IX Халыкара олимпиадада Удмуртиядән 7 укучы катнашты

Татар теленнән IX Халыкара олимпиадада Удмуртиядән 7 укучы катнашты

18-20 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән IX Халыкара олимпиада узды. Удмуртиядән 7 укучы катнашты, 5се – 6 нчы гимназиядән һәм 2се – Балезино районы Кистем мәктәбеннән. Быел 6 нчы гимназия укучысы, милләте буенча удмурт кызы Светлана Федорова призер булды.

Шушы көннәрдә олимпиадада катнашкан 6 нчы гимназия укучылары белән очрашып, алардан Халыкара олимпиададан нинди тәэсирләр алулары, нинди биремнәр булуы, “Минем шәҗәрә” бәйгесенә ничек әзерләнүләре хакында сораштым.

Светлана Федорова: “Мин 10 нчы сыйныфта укыйм. Татар телен беренче сыйныфтан өйрәнәм. Беренче татар теле укытучым Ләйсәния Фәрит кызын бик ярата идем. Ул миндә татар теленә мәхәббәт уятты. Халыкара татар теле олимпиадасына Рәсилә Искәндәр кызы белән әзерләндек. Аның белән дәреслеккә кергән әсәрләрне тирәннән өйрәндек. Казан шәһәрендә “Татар дөньясы” китабын бүләк иткән иделәр. Аннан да үземә бик күп мәгълүмат җыйдым. Олимпиада биремнәренә килгәндә, татар язучылары, жанрлар төрлелеге турындагы тест сорауларына да, татар грамматикасына кагылышлы биремнәргә дә тиз генә җавап яз­дым. “Туган илен яратмаган кеше башка илләрне дә яратмый” дигән темага эссе язарга һәм фикереңне дәлилләрдәй ике мисал китерергә кушылган иде. Мин Кузебай Гердның иҗатына таяндым. Нәсел агачыбызны сөйләгәндә, удмурт костюмында татар телендә чыгыш ясадым. Бу күренеш жюри әгъзаларын аптырашта калдырды. “Нигә татар телен өйрәнәсең?” – дип кызыксындылар. Удмурт белән татар халкының мәдәниятендә, телендә уртаклык бар, бу миңа бик кызыклы”, – дип җавап бирдем. Минем киләчәктә дә телләр өйрәнү буенча һөнәр сайлыйсым һәм югары белемне Казан Федераль университетында аласым килә. Мин Казанда еш булам. Анда узган конференцияләрдә катнашам. Күптән түгел “Озын тәнәфес” Россиякүләм проектлар конкурсында катнаштым. Анда без Иннополис­та, Свияжскида экскурсиядә булдык. Бик ошады”.

Ләйсән Шәрипова: “Мин тугызынчы сыйныфта укыйм. Казанда бик күп тапкырлар булганым бар. Мин аны туган шәһәремне яраткан кебек яратам. Бу юлы һава торышы начар булса да, барыбер Казан­да безгә рәхәт булды. Халыкара олимпиадага барганчы, Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен ныклап өйрәнгән идек. Бу әсәр буенча олимпиадада сораулар күп булды. Биремнәрне рәхәтләнеп эшләдем, күп баллар җыйдым.
“Минем шәҗәрәм” проектына әзерләнгәндә, әти ягыннан безгә сигез буынны ачыклаган нәсел агачын бүләк иттеләр. Мин анда горурланырдай туганнарымның күп булуын күрдем. Ирек абый – Казан шәһәрендә хөрмәтле кеше. Аны Татарстанда да, Удмуртиядә дә беләләр. Транспорт компаниясе җитәкчесе Рамил Шәрәфиев тә, Удмуртиядә танылган блогер Ринат Гобәйдуллин да минем туганнарым. Әти-әнием Удмуртиянең яхшы табиблары. Апам Диләрә дә – минем өчен үрнәк. “Минем шәҗәрәм” проектына башка регионнардан да бик нык әзерләнеп килгәннәр. Миңа Башкортстаннан килгән яшьтәшемнең чыгышы бик ошады. Ул җырлады да, биеде дә.
Казанда безне зур кунаклар кебек каршы алуларына, безгә күп итеп бүләкләр бирүләренә зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Бу юлы без “Син минем бер генәм” спектак­лен карадык. Миңа бик нык ошады. Халыкара олимпиадага безне бөтен көчен куеп әзерләгән укытучыбыз Рәсилә Искәндәр кызына зур рәхмәт”.

Камила Кутлина: “Мин Казан­да узган татар теле олимпиадасында беренче тапкыр катнашам. Фәнис Яруллинның “Хыялларым пыяла” дигән шигыренә анализ ясарга кушканнар иде. Ул биремне булдыра алмадым. Грамматика буенча биремнәрне, эссе язуны җиңелдән башкардым. Ә шәҗәрәгә килгәндә, мин нәсел агачын эшләү өчен Интернетта, архивларда эзләндем. Әби-бабамнар да ярдәмгә килделәр. Казанда безне матур итеп каршы алулары, һәрберебезгә бүләкләр бирүләре, татар театрларында булу бик ошады. Моңа кадәр дә әти-әнием белән Казанга барганым бар иде. Казан шәһәре миңа бик ошый. Татар кызы булуым белән горурланам”.

Нәби Фәләхиев: “Мин Казанга Халыкара олимпиадага барганчы нәселебезнең шәҗәрәсен өченче буынга кадәр белә идем. Әлеге олимпиадага җыенганда, бө­тен гаиләбез белән биш буынны ачыклый алдык. Казанга баргач, аны яклау кыен булмады. Чөнки мин татар телендә яхшы сөйләшәм. Шәҗәрәләрне яклаганда мин Кистем мәктәбеннән Айнур Касимовның 22 буынга кадәр төзелгән нәсел агачын күреп шаккатым. “Миңа да биш буын белән генә чикләнергә ярамый”, – дип нәтиҗә ясадым. Ул шәҗәрә агачы гаиләдә киләчәк буынга ядкарь булып калачак бит. Казанга беренче тапкыр баруым. Шәһәр бик матур. Безне матур итеп каршы алдылар. Бик ошады. Мин әле сигезенче сыйныфта гына укыйм. Киләчәктә татар телен нык итеп үзләштереп, беренче урынны алырга омтылачакмын”.

Илнур Гайнетдинов: “10 нчы сыйныфта укыйм. Дәреслеккә кер­гән әсәрләрне кат-кат өйрәндек. Миңа шигырьгә анализ ясау авыр булды. Шәҗәрәне ясаганда, 5 буынны ачыклый алдык. Хәзер мин карт әби һәм карт бабайларны беләм. Ә биремнәрне үтәү миңа авыррак булды. Казанда Кистем укучылары белән, Башкортстаннан, Ульян өлкәсеннән килгән яшьтәшләребез белән дуслаштым”.

Халыкара олимпиадага барган 5 укучы да – Рәсилә Габдрахманова әзерләгән балалар. Ул Светлана Федорованың җиңүенә шатлануын әйтте. “Светлана бик актив кыз. Төрле конференцияләргә катнашуы аңа иҗади фикерләргә этәргеч бирә. Әгәр укучы үзенең тырышлыгы белән өйрәнә, өстәмә материалларны укый, максатын бил­гели икән, андый бала һәр җирдә дә җиңү яулый. Светлана үзенең үҗәтлеге белән Халыкара олимпиадада үзен күрсәтә алыр, дигән өмет бар иде. Аның призер булуын ишеткәч, “Бу баланың тырышлыгы юкка китмәде”, – дип сөендем. Быел ул Каюм Насыйри исемендәге конференциядә катнашып, өченче урынны яулаган иде. Удмурт дәүләт унверситеты белән оештырылган фәнни-гамәли конференциядә дә Светлана “Мәдәниятләр диалогы” темасына чыгыш ясап, икенче урынга ия булды. Ул рус, удмурт, татар телен бер бөтен итеп карый. Телләр өйрәнү аңа бик ошый.
Халыкара олимпиадада катнашкан барлык укучыларга да өметебез зур. Без Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы белгечләре Гөлия Фәрхат кызына һәм Әлфия Гафиятулла кызына зур рәхмәтле. Ел саен эчтәлекле, һәр минуты уйланыл­ган, кызыклы программа төзиләр. Балалар Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театр­ларда да, Кремльдә дә сәяхәттә дә булганнар. Быел укучылар татарча дис­котекада да күңел ачканнар. Алар үзләрен кадерле кунак итеп тоеп, горурланып кайттылар”, – диде Рәсилә Искәндәр кызы.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*