Ел дәверендә ана телебез өчен җан атучы милләттәшләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Мәгариф” ассоциациясе ярдәмендә махсус конференция оештыра!
Бу күптән вәгъдә ителгән һәм көтелгән чара! Конференциянең темасы – Яңа шартларда туган телдә тәрбия
Көне: 18 ноябрь, якшәмбе.
Урыны: IT-ПАРК (конференц-зал)-Петербург урамы, 52йорт.
Вакыты: 10.30
Күләме: 300кеше(бу сан чикләнгән).
Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы каралган: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һ.б. Теләгән кешегә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак.
Программада:
- Теркәлү, бүләкләр алу
- спикерлар чыгышлары
- төшке аш
- чыгышлар дәвамы
- ирекле микрофон
- музыкаль пауза
- түгәрәк өстәл.
Сылтама буенча теркәлергә ашыгыгыз, урыннар саны чикле.
Белешмәләр өчен телефон: +7 937 006-9700