Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе тиздән 5 еллыгын билгеләячәк. Башкаланың урыс мәктәпләрендә белем алучы татар балалары биредә туган тел нигезләрен, татар тарихын, фольклорын, әдәбиятын, журналистика серләрен өйрәнү мөмкинлеге алды.
Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Уфаның 41нче мәктәбендә урта гомуми белем алып, соңгы өч ел дәвамында 2нче татар якшәмбе мәктәбенә йөргән Искәндәр Гыйльманов, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булып китте. Өстәвенә, якташыбыз әлеге университетның иң абруйлы Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институтына керү бәхетенә иреште. Бүген ул – әлеге институтның Тарих фәне һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбенең “Төрки халыклар тарихы” бүлеге студенты.
Шунысы мактауга лаек: хәтта башкалада яшәүче күпчелек татар зыялыларының да балалары урыслашып, манкортка әверелгән бүгенге көндә Искәндәр, беренче чиратта, үз үҗәтлеге һәм Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе укытучыларының тырышлыгы белән туган телне, халкыбыз тарихын җентекләп үзләштерде. Мәшһүр Риза Фәхретдиннең “Тормыштагы һәр гамәлнең я җимеше, я җәзасы була” дигән канатлы сүзләрен истә тотканда, аның тырышлыгының җимеше күз алдыбызда.
Якташыбызга белем “гранитын” кимереп, тарих төпкелләрен тикшерүдә уңышлар телик!
Илдус Фазлетдинов, “Кызыл таң”