Татар Янтыгы авылы балаларын быел да 1 июндә бик күңелле бәйрәм — балалар Сабантуе көтте.
— Балалар өчен бу бәйрәмне без һәр елны үткәрәбез, -диде авыл мәдәният йорты мөдире Раушания Кашапова. — Аны без үзебез — авыл клубы хезмәткәрләре оештырабыз. Безнең белән бергә быел бәйрәмне оештыруда китапханәчебез Хәбибуллина Алсу да катнашты. Бүләкләрне дә клуб хезмәткәрләре үзләре әзерләде. Барысына да бик зур рәхмәт!
Бу искиткеч күңелле бәйрәм авыл клубы каршында үткәрелде. Тирә-юне ямь-яшел чирәм булган саф һавалы мәйданчыкка балалар әниләре, апалары һәм әбиләре белән килделәр. Чын Сабантуе булды.
Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп тә йөгерделәр, күзне бәйләп чүлмәк тә ваттылар, йомырка салынган кашык белән дә узыштылар, рәсем сәнгатенә дә юл тотучылар булды, өстәл уенына да керештеләр — барысына да җитештеләр. Күзне бәйләп приз кисәргә теләүчеләр дә күп булды.
Ә әниләр нишләде соң? Алар, һәрвакыттагыча үз балалары өчен җан атып, дәрт биреп тордылар. Мөмкин булган урыннарда үзләре катнашып киттеләр. Менә шулай рәхәтләнеп ял иттеләр. Быел да бәйрәм бик күңелле узды.
Чыганак: laishevskyi.ru