Биш йөздән дә ким булмаган күренекле милләттәшебезнең – атаклы шәхесләребезнең сурәтләрен туплаган фотоальбом булачак ул. Әдипнең максаты изге: дөнья җәмәгатьчелеге, әлеге хезмәтне тотып карагач, татарның нинди икәнлеген күз алдына китерерлек булсын!
Әтилле, Чыңгыз, Олуг Мөхәммәт, Сөембикә… Ашыкмагыз! Ашыкмагыз! Әлбәттә, теге заманда фотога төшерсәләр, без бүген, әйтик, Чыңгыз ханыбыз җирән чәчле, зәңгәр күзлеме, әллә кылган кебек йомшак, аксыл чәчле, зәйтүн күзле булганмы дип бәхәсләшмәс идек. Хәзер әллә нинди заманча ысуллар белән йөз-кыяфәтләрне тергезеп була булуын. Тик юлбашчының башта каберен табасы бар. Аерым алганда, Шекспир әфәнде тезләндерелгән бабалары өчен никадәр генә үч алырга тырышса да, Әтиллебез кара йөзле әзмәвер, көнчел Отелло булмаган… Озын сүзнең кыскасы, Батулла фотоальбомында фани дөньяда эзен калдырган, үз сүзен әйтә алган, ирексез мохиттә яшәгәндә дә үзен ирекле итеп хис иткән, шул ук вакытта фотосурәте сакланып калган шәхесләребез генә урын алачак.
Автор исәпләвенчә, андагы сурәтләр биш йөздән дә ким булмаячак. Дөрес, автор анда узган заманнарда, әйтик, XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында милләттәшләребезнең ничек, ни рәвешле киенгәнен күз алдына китерүче, бик яхшы сакланган фотосурәтләргә, милләттәшләребезнең хәзерге йөзен күзалларга мөмкинлек бирүче өлкән һәм яшь буын вәкилләренең – замандашларыбызның фоторәсемнәренә урын бирмәкче.
Китапка кертелүнең төп өч шарты бар: татарыбыз күркәм кыяфәтле, тарихта билгеле бер эз калдырган һәм татар әти-әнидән туган шәхес булырга тиеш! Берничә көн элек әдипнең өендә булырга туры килде. Миңа күрсәтәсе килгәнгәме, җиң сызганып эшләп утыра идеме: идән тулы китап! Һәрберсенең ачылган битеннән, мине онытып калдырмагыз дигән сыман, бер мәшһүребез карап тора. Икенче көнне үзем дә Рабит абыйга фотоархивымнан танылган шәхесләребезнең, төрле вакыйгалар уңаеннан фотога алынган чибәр-чибәр кызларның, укучы балаларның, узган гасырның туксанынчы елларында башкалабызның Ирек мәйданында ирек даулап йөргән милләтпәрвәрләребезнең фотосурәтләрен китердем. Шәт файдаланып булыр дип, уналтысын алып калды әдип. Эшкә, редакциягә кайткач, хезмәттәшләремә Батулланың нинди эш белән мәшгуль икәнен сөйләгән идем, кемдер Киевтә хезмәт иткән полковник җизнәсенең (билгеле, апасы белән бергә төшкән) фоторәсемен, кемдер кызының “Сөембикә” журналында дөнья күргән калфаклы сурәтен, китапка кертү өчен, Батуллага тапшыруымны сорады.
Мөхтәрәм җәмәгать, хөрмәтле газета укучыларыбыз, кем әйтмешли, монда безнең тарафтан бернинди блат-мазар юк. Батулла үзе сайлап ала, ул – автор! Без фәкать аңа тәкъдим генә итә алабыз. Туганнарыгызның, таныш-белешләрегезнең фотосурәтләрен һәркем Рабит аганың электрон почтасына (batulla @list.ru) яки минем электрон почтага ([email protected]) юллый ала.
Батулла һәр фотосурәтнең астында әлеге кеше турында татарча, урысча һәм инглизчә кыска гына мәгълүмат бирергә уйлый. Редакциягә җибәргән сурәттә татарча яки урысча шундый мәгълүмат булу мәҗбүри. Шунысы да бар: әдип әлегә республикабызның йөз еллыгы уңаеннан чыгарылачак әлеге китабының иганәчесен тапмаган, ягъни хәлле кешеләр, хезмәтне нәшер итү чыгымын үз өстенә алып, тарихта эзен калдыра алачак.
Рәшит Минһаҗ