tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Хәсән Туфанны искә алды
Татар җәмәгатьчелеге Хәсән Туфанны искә алды

Татар җәмәгатьчелеге Хәсән Туфанны искә алды

Татарстан Язучылар берлеге чираттагы кичәсен шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 тулуга багышлап үткәрде. Искә алу кичәсе Камал театрының Көнчыгыш залында әдәби-музыкаль композиция рәвешендә үтте.

«Безнең бөтенебезнең – Язучылар берлегенең, Мәдәният министрлыгының, ул туган район хакимиятенең бурычы – Хәсән Туфан истәлеген саклау», – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге кичәдәге үз чыгышында.

Ул Хәсән Туфанның туган авылында – Аксубай районының Иске Кармәт авылында шагыйрьнең музее эшләвен искәртеп, Хәсән Туфан музее мөдире Тәгъзимә Низамованы Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләде. Шул ук вакытта Аксубай районында Хәсән Туфан бюсты да булачагын хәбәр итте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кичәнең кереш өлешендә, үзенең Хәсән Туфанны күреп белгән аз санлы кешеләрнең берсе булуын искәртеп, аның белән очрашуларын искә төшерде.

«Минемчә, Хәсән Туфан – ул, иң беренче чиратта, мәхәббәт лирикасы белән билгеле. Әлбәттә, аның тормышында төрле этаплар булган. Төрмәләрдә аның лирик шигырьләре туган, Хәсән Туфанны сөргеннәр татар халкының бәгыреннән өзелеп төшкән бөек шагыйрьгә әверелдерде», – дип сөйләде ул.

«Хәсән Туфан һәрвакыт азат рухлы, туган теле, туган халкы өчен фидакарьләрчә язучы бер шәхес иде. Шулай үзе булып калган, үз җанына хыянәт итмәгән кеше генә шагыйрь була ала. Рухы шат булсын! Татар яшәгәндә, Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк», – дип тәмамлады Язучылар берлеге рәисе чыгышын.

Аксубай районы башлыгы Алмаз Миңгулов үз чыгышында әлеге музей һәм районда шагыйрьгә багышланган кичәләр турында сөйләде. «17 декабрьдә Хәсән Туфанны искә алган зур чара үтәчәк – һәрберегезне чакырып калам. Шагыйрьгә матур һәйкәл кую мөмкинлеге тудырган өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министрлыгына зур рәхмәт!» – диде район башлыгы.

Рәссам, шамаиллар остасы Нәҗип Нәккаш Хәсән Туфанның музеена шагыйрьнең туграсы ясалган һәм шигыре язылган картина тапшырды. Бүләкне музей мөдире Тәгъзимә Низамова кабул итеп алды. Ул тамашачыны шагыйрьнең музеена чакырды.

Кичә алдыннан Хәсән Туфан иҗаты һәм тормышы белән экран аша филология фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев таныштырды.

«Казык йолдыз» дип аталган әдәби-музыкаль кичәнең сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина, режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева, пластика буенча режиссер – Артур Шәйдуллин, музыкаль бизәлеш – Динә Закирова. Артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Мәдинә Гайнуллина, Айрат Шамс, Ринат Низамов, Ирхан Габдуллин, Самат Хәбиров катнашты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*