tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озатты
Татар җәмәгатьчелеге Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озатты

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова 83 яше белән барганда 13 мартта вафат булды.

Бүген Камал театры алдындагы мәйданда мәрхүмә белән хушлашу узды. Бирегә туганнарыннан тыш, хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре бик күп җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә Нәҗибә ханымның туганнарының тирән кайгысын уртаклашырга килде.

“Татар дөньясы өчен бу зур югалту. 60 ел буе Нәҗибә ханым татар дөньясына хезмәт итте. Хәләл җефете Туфан абый белән, кулга кул тотышып, бергә эшләп халкыбыз турында кайгыртты, һәрвакытта да безгә үрнәк булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гаиләсе, туганнарының кайгысын уртаклашам”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова Яңа татар зиратында Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде.

  • Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы күпкырлы төп рольләрдә уйнаучы көчле темпераментка ия булган танылган талантлы артистка.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*