Кукмара шәһәре “Намус” кафесында “Ак калфак”лылар чираттагы утырышка җыелдылар.
Анда күршеләребез Нократ Аланыннан “Дуслык” газетасы мөхәррире, Нократ төбәге “Ак калфак” оешмасы рәисе Шәмсия Хәлимова, Байлангар авылы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да катнашты.

Икенче өлештә Зөмәрә ханым Җиһаншина татар халкы борынгыдан бик яратып әзерли торган бланманже турында мәгълүмат бирде. Баксаң, ул француз ризыгы икән. ”blank-manqer», “белое кушанье”, тәрҗемәдә “ак тәгым” дип аталган. Европада аны 12 гасырларда ук десерт буларак әзерләгәннәр. 1812 елда, руслар Парижны алгач,башка татлы ризыклар белән бергә бланманже да Россиягә кайткан. Тора – бара ул Европада гына түгел, Америка аристократлары арасында да популярлашкан. Бланманжены гадәттә югары катлам кешеләре өчен әзерләгәннәр. Чөнки аны сөт өсте, шикәр, дөге оныннан ясаганнар. Соңыннан дөге онын желатин алыштырган. Пушкин да бланманжены бик яраткан. 1883 елда ул “Барышня-крестьянка» әсәрендә искә алган.

Бланманже ясау рецепты:
1 ст.шикәр комы,
Бер чеметем лимон кислотасы.
Әзерләү:
1 ст. Суга 30 гр.желатин салырга һәм водяная баняда эретергә,
Каймакны, кушыласы җиләк-җимешне салып, блендер белән болгатырга,
Савытларга салып,туңдыргычка суытырга куярга. Өстен җиләкләр белән бизәргә була,яки шоколад уып салырга.
Бланманжегыз тәмле булсын!
Минзәлия Әһлиуллина, Байлангар авылы “Ак калфак” әгъзасы
