Бүген, 1 ноябрь көнне, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарча диктант 2024» акциясен үткәрүгә багышланган матбугат җыелышы узды.
Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумының спикеры, “Татарча диктант 2024” кураторы Амил Нур, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхин катнашты.
– Быел беренче тапкыр диктантны латин хәрефләре белән язарга мөмкин булачак. Моның өчен Tatar Grammar бергәлеге «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин алфавитына җайлаштырды. Бу, беренче чиратта, илдән читтә яшәүче ватандашлар өчен эшләнде, – диде Амил Нур.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе Райнур Хәсәнов исә “Татарча диктант 2024” акциясенең үткәрелү урыны һәм вакыты турында сөйләде.
8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 11: 00 сәгатьтә, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында диктант язып, эфир узачак. Эфирны Гөлназ Сәфәрова ТР Милли китапханәсендә үткәрәчәк.
Казанда диктант язу өчен төп урын – Казан федераль университетының һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, анда 300гә якын урын булачак. Анда шулай ук ТР Милли музее, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры әзерләгән Шәриф Камалга багышланган күргәзмә оештырылачак.
Катнашучылар өчен төрле авырлыктагы текстлар әзерләнгән. Алар рәтендә Шәриф Камалның «Матур туганда», Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек», Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» әсәрләре.
Акция татар телен яратучыларны берләштерүгә, грамоталы язуга һәм әдәби татар теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала.