Бүген көллиятебездә узган «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә 243 нче һәм 522 нче төркем студентлары катнашты.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Диктантның текстын Янбарисова Н. Г. һәм Фархутдинова Г. Д. укыды.
Бүгенге көндә “Татарча диктант” – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе.
Чыганак: vk.com