Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Бөтендөнья «Татарча диктант» белемнәрне тикшерү акциясенә кушылды. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.