Бөтендөнья татар конгрессы “Татарча диктант” акциясен үткәрә башлаганнан бирле мин һәр елны өч вариантын да язып киләм. Быел да милләттән читтә калмадым.
Татарстан һәм Башкортстан өчен әзерләнгән текстлар иң катлаулысы булып санала. Монда да әллә ни авырлык юк, текст җиңел, тигез бара, язучының һәр җөмләсе күңелгә рәхәтлек бирә, еллар аша язучы – авторга кул сузасың, аны сәламлисең. Бу вариантта тыныш билгеләргә: күп нокталарга, өндәүләргә, өтерләргә, кызыл юлга, яңа фикергә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аннары Россия татарлары өчен әзерләнгән уртачасын – ике текстны да яздым. Урта мәктәпне ана телендә бетергән кешегә моның бернинди авырлыгы да юк. Чит ил татарларына юнәлтелгәне артык җиңел булып тоелды, бераз яздым да, туктадым, аннан тыңлап кына утырдым. Алып баручы авызга чәйнәп сала, язып торасы да юк бит.
Диктант язарга утыруымның сәбәбе – үземне бердәм, бербөтен татар дөньясының бер кисәге, сибелгән татарның бер баласы итеп тою. Милләтнең көчен, егәрлеген тою кирәк, ул хис алга атларга, кыю булырга ашкындырып тора. Диктант яздыру өчен татар классик язучыларының әсәрләрен сайлап алалар, шуңа күрә үз вакытында яратып укыган китап битләре тагын бер тапкыр күз алдыннан үтә, хатирәләр яңара. Без – совет халкы бит, китап укыган буын, китап укып, совет мәктәпләрендә төпле белем алып, кеше булдык, гомер буе илгә, милләткә тугрылыклы хезмәт иттек.
Әле генә 7 ноябрь узды, олы буын вәкилләре өчен зур бәйрәм ул. Халык бер-берсенә открыткалар җибәрә, бер-берсен котлый. Кем ничектер, мин безне укытып калдырган өчен Брежнев бабайга рәхмәт әйтәм. Совет илендә халык тәртипле, бер-берсенә булыша, бердәм иде. Аллаһыга шөкер, татарлар, милләт буларак, нинди генә заманалар килмәсен, тулаем алганда, чыгырдан чыкмады, моның нигезендә советлар иле салып калдырган тәртип һәм тәрбия ята.
Фикеремне бергә туплап әйткәндә, без язган диктант ул – татарның гасырлар буена тупланып килгән аң-белеме, тарихы һәм киләчәккә омтылышы. Яшь буыннан танылган артист Артур Исламов “Татар, алга!” дигән җырны юкка гына язмаган бит инде.
Наилә ПОТЕЕВА,
Чардаклы бистәсе.
Чыганак: emet73.ru