Арчаның тугызынчы балалар бакчасында узган чара юкка гына “Безнең капка төбендә” дип аталмаган иде. Балалар нәкъ элеккечә капка төбенә җыелалар, әңгәмә коралар, күңел ачалар, үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр. Тик һөнәрләре хәзергечә, заманча: үзләре яраткан татарча җырларны яңгыратып җырлыйлар, заманча күңелле көйләргә заманча хәрәкәтләр ясап сикереп-сикереп бииләр, уеннар да уйнарга җитешәләр. Сөйләгән шигырьләре дә хәзерге заман шагыйрьләренең “свежий” шигырьләре бит. Арасында тел көрмәкләндергечләр, әйтешләр, көлдергечләр, такмаклар да әйтеп өлгерәләр. Ә киемнәре соң, киемнәре… үзләре заманча, үзләре җайлы, үзләре күз явын алырлык матур.
Бу чараның максаты үсеп килүче яшь буынның кызыксынуларын ачыклау, талантлы балаларны барлау гына түгел, туган телебезне үстерү, татарча заманча җыр-биюләр аша телебезгә игътибар һәм ихтирамны арттыру.
Мондый матур чаралар үсеп килүче буынга заманча жыр-бию аша, хәзерге заман мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия биреп кенә калмый, күңелле уен-тамаша аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтә, күңелләрендә шатлык рухы тудыра. Шуңа күрә бу матур чара балалар бакчасында ел саен үткәрелеп килә.
Чыганак: https://arskmedia.ru