8 сентябрь көнне «Московский» мәдәният үзәгендә Милли музыка оркестры 4 нче концерт сезонын ачып җибәрде.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры Айдар Ниязов белән берелектә Нәҗип Җиһановның алтынчы симфониясе, Илһам Байтирәкнең (Салих Сәйдәшев) «Сәрвиназ» симфония-балеты башкарылды. Ахырда музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов үзенең «Китмә Казаннан» хитын һәм «Әссәләмәгаләйкүм»не җырлады.
Концерт Нәҗип Җиһановның алтынчы симфониясе белән башланып китте. Биредә композитор үз әсәре турында кайчандыр әйтелгән сүзләр дә яңгырады: «Мин аны киләчәккә, кешегә, табигатькә, матурлыкка ышанып яздым», – дигән ул. Алтынчы симфониянең премьерасы Казан консерваториясенең актлар залында 1975 елның 14 ноябрендә узган. Аны Равил Мартынов җитәкчелегендәге Филармония симфоник оркестры башкарган.
«Сәрвиназ» симфония-балетының авторы Илһам Байтирәк тә биредә иде, аның белән Айдар Ниязов таныштырды. Әлеге әсәрне тыңлаганда ниндидер бер сихри дөньяга күчәсең сыман, монда шәрык мотивлары, классик һәм заманча көйләр чиратлашып бара, тиз һәм көчле музыка кинәт кенә тын һәм салмак булып китә. Дирижёр үзе дә бу симфонияне башкарыр алдыннан аның сихри көчкә ия булуын әйтеп узды. Симфония барышында тамашачыга яраткан «Әдрән диңгез» җырын ишеттерде. Симфония тәмамлангач, Илһам Байтирәк үзе сәхнәгә менеп, Айдар Ниязовка һәм музыкантларга кулын сузып рәхмәтен җиткерде.
Бу елның декабрендә «Сәрвиназ» балетын янәдән башкару планлаштырыла, ләкин инде тулы хореографик постановка форматында булачак. «Изге яз» рухындагы премьера көтелә.
Балетның концерт премьерасы 2024 елның 16 декабрендә «Московский» мәдәни үзәге сәхнәсендә узды. Ул Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры тарафыннан беренче милли музыка фестивале кысаларында башкарылды.
Концерт ахырында Рәдиф Кашапов сәхнәгә чыгып, оркестр белән берлектә «Китмә Казаннан» һәм «Әссәләмәгаләйкүм» җырларын башкарды. Тамашачы соравы буенча музыкант соңгы хитны тагын бер кат җырлап китте, зал җанланып, рәхәтләнеп аның белән бергә җырлап утырды. Әлеге чара Рәдиф Кашаповның «Татарча сөйләшегез, бүтән ысуллар юк!» дигән мөһим сүзләре белән тәмамланды.
Шулай ук милли музыка фестиваленең дәвамы көтелә, ул инде 2026 елның гыйнварында башланып җәйгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Фестиваль Солтан Габәшинең юбилей елына багышлана (2026 елның 1 маенда беренче татар композиторының тууына 135 ел була), ул исә масштаблы музыка лабораториясе форматында узачак.
фото: Татар-информ
Илүзә Минһаҗева
Чыганак: idel.top