tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча сөйләштерү авыр. Тик мөмкин!
Татарча сөйләштерү авыр. Тик мөмкин!

Татарча сөйләштерү авыр. Тик мөмкин!

20 нче апрель көнне башкалабызга Мәскәүнең «Спартак» футбол командасы җанатарлары килеп, Казанны дер селкетеп киттеләр. Төзелеш кранына атланып, колак шиңәрдәй сүзләр кычкыру да, Бауман урамы буйлап сыра чөмереп йөрү дә калмады. 21нче апрельдә «спартак»лылардан эстафетаны «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында оештырылган «Татар дозор» уенында катнашучылар алды. Мәктәп укучылары кешеләрне татарча сөйләштереп, «Туган тел»не җырлап йөрде. Ике төркем арасында җир белән күк аермасы булуын чамалау өчен, югары уку йорты тәмамларга кирәкми. Баштарак елмаеп торган «ә» хәрефле футболкалар кигән яшьләргә: «Понаехали тут», – дип теш кайрап маташкан апа да аңлады, ахры, шулай икәнлеген – хәтта «Мин татарча сөйләшәм!» әләме белән фотога да төште.

Быел «Татар дозор» уенында Казан хәтле Казанны татарча сөйләштерергә батырчылык иткән җиде команда катнашты. Оештыру җыелышыннан соң, берәү: «Аллаһка тапшырдык», – дип куйды – изге сүз белән юлга кузгалдык.

СУКНО БИСТӘСЕНӘ КАДӘР – ҖӘЯҮ

Оештыру комитеты әгъзалары сүзләренә караганда, катнашучылар узарга тиешле барлык нокталарны да бертигез ераклыкта сайларга тырышканнар. Казан картасы да ярдәмгә килгән. Шулай да, иң ерак нокта – Сукно бистәсе, диештеләр. Бистәдә урнашкан IT-парктан кала командалар «Шәрык» клубы, Күнчеләр тыкрыгы, С. Сәйдәшев һәйкәле, Лядской бакчасы, Милли китапханә һәм КФУ каршындагы «таба»ны табып, шунда билгеләнгән биремнәрне үтәргә тиеш булды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, квест башланганчы ук: «Без сайлаган һәр нокта йә татар тарихы белән бәйле, йә анда берәр милли элемент бар», – дигән иде. Татар символы буларак, үзебезнең IT-парк булуы начар түгел бит!

«Татар дозор» быел бишенче тапкыр уздырылды. Беренче елларда теләк белдергән һәркем катнаша алса, соңгы ике елда квестны мәктәп укучылары арасында үткәрә башладылар. «Төп максатыбыз – республикада икетеллелекнең торышын тикшерү. Казанда татар телендәге элмә такталар, татар телендә хезмәт күрсәтә торган оешмалар бик аз. Балаларның шуңа игътибар юнәлтүләрен телибез», – дип сөйләде Тәбриз Яруллин. Сүз дә юк, максат изге. Бүләкләре дә саллы: беренче урынны алган командадагы һәр кешегә смартфон, калган төркемнәргә кызыксындыру призлары әзерләгәннәр.

Оештыручылардан биш ел эчендә булган кызыклы (ә бәлки кызганыч) очраклар хакында сораштым. «Дүрт ел элек, бер даруханәдә татарча сөйләшә башлагач, безне куып чыгарырга теләгәннәр иде. Ләкин без сүзебездә тордык, яхшылап кына нинди максат белән йөрүебезне аңлаттык. «Зарлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсе»н сорап алып, үзебезнең теләкләрне язып калдырдык», – дип уртаклашты оештыру комитеты әгъзасы Диләнур Әхмәтҗанова. Язма башында «Казан хәтле Казанны татарча сөйләштерергә булдылар» диюем дә юкка түгел шул: ике дәүләт теле булган Татарстаныбызда, ни кызганыч, моннан да кыргыйрак хәлләр булып тора. Быелгы «Татар дозор» да шуны раслады.

«СВЯЗНОЙ»ДА ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЯРАМЫЙ?

Квестта иң күңеллесе – төрле хезмәт күрсәтү урыннарына кереп, анда эшләүчеләрне татарча сөйләштерү, ягъни икетеллелек турындагы канунның үтәлешен тикшерү. Мин дә, IT-лицейның «Тәрәзә» командасына тагылып, татарча сөйләшүчеләрне барлап йөрдем. Бирем буенча, команда, хезмәт күрсәтү урынына кереп, анда татарча сөйләшеп, «Кулланучы почмагы»ның нинди телдә булуы белән кызыксынып, «Зарлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсе»ндә фикерен калдырып чыгарга тиеш. «Тәрәзә» егетләре беренче эш итеп Баумандагы «Связной» кибетенә сугылды. Тик менә: «Исәнмесез!» – дип матур итеп килеп кергән укучыларны Илдар исемле «чеп-чи урыс» егете: «Здравствуйте!» – дип каршы алды. Татарстанда хәтта урыслар да «исәнмесез» белән «рәхмәт» сүзләрен белә, дип йөри идем, ялгышканмын, күрәсең. Финанс хезмәте буенча менеджер вазифасын башкаручы егетнең аралашуы гел урыс телендә генә барды.

– Сез татарча белмисезмени? – дибез, Илдарның татарча белмәвенә ышанасы килмичә.

– Беләм, тик мин хәзер эш урынында.

– Сезгә эштә татарча сөйләшү тыелганмыни?

– Тыелмаган үзе, тик регламент бар бит әле. Анда, эш урынында фәкать урысча гына сөйләшергә, дип язылган.

– Регламентны күрсәтә аласызмы?

– Юк, ул безнең кул астында түгел. Сез нинди мәсьәлә буенча? Мин сезгә ярдәм итә аламмы?

– Администраторыгызны чакырсагыз, аңа мәсьәләне аңлатыр идек…

– Кызганыч, тик ул бүген ял итә.

– Алайса йә аның, йә Мәскәүдәге үзәк оешмагызның телефон номерын бирегез, алар белән элемтәгә кереп карыйк.

– Сезнең бернәрсә дә барып чыкмаячак. «Связной»да булганыгыз бармы? Берәр тапкыр татарча сөйләшкәннәрен ишеткәнегез булдымы?!

Бу сүзләрне әйткәндә, менеджер Илдарның тавышында «күрәсезме, без регламентны ничек яхшы үтибез!» дигән горурлык чаткылары сизелде.

Фәкать урысча гына сөйләшергә, дигәч, әйтик, чит илдән килгән кеше керсә һәм ул урыс телен белмәсә, аны «Связной»дан борып чыгаралармы икәнни? Яки телне өйрәнеп килми торып, хезмәт күрсәтмиләрме? Соравымны ишетмәдеме – Илдар җавап биреп вакланмады. Югыйсә, кагыйдә буенча, урысча сораган идем инде. Әллә аңлап, әллә аңламыйча, менеджер безнең белән татарча саубуллашып калды. Регламентны бозганы өчен, шелтә алмаса ярый инде…

Сөмбел Сәйфи, “Безнең гәҗит”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*