Киләсе елга халык исәбен алу оештырыла. Халык арасында абруегыз бар, сезне тыңлыйлар, бу эштән читтә калмыйк. Кешенеке кирәк түгел, үзебезнеке саналган булсын, – ди Татарстан Президенты.
Уңган, тырыш милләттәшләребез барлыгына сөенәбез һәм аларның уңышлары белән горурланабыз. Милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклауда сезнең кебекләр кирәк. Без сезгә таянабыз. Татар кешесе Америкада, Башкортстанда, Әстерханда, Төмәндә яшисезме, үзегез торган җирдә бик кирәкле кешеләр сез. Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре пленар утырышына җыелган кунакларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип мөрәҗәгать итте.
– Сез бездә кунак түгел, чөнки Татарстан барыбызның да өе ул. Кайчан килсәгез дә, без сезнең өчен шат. Бергә булыйк, бергә булганда көчле дә булабыз. Киләсе елга халык исәбен алу оештырыла. Халык арасында абруегыз бар, сезне тыңлыйлар, бу эштән читтә калмыйк. Кешенеке кирәк түгел, үзебезнеке саналган булсын, – диде ул.
Иң яхшы ресторан – өй
Быелгы форум алдыннан татар халык ашлары күргәзмәсе оештырылган иде. Анда төрле төбәкләрдән килгән эшмәкәр-җитештерүчеләр үзләренең милли ризыкларын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов, бу эшне хуплап, милли аш-су юнәлешенә игътибарны ныгытырга кушты.
– Безгә килгән кеше татар ризыгын ашап карауга ук, моны кайда ашап була дип сорый. Иң яхшы ресторан өй инде. Әниең, хатының пешергәне. Аңардан да тәмле ризык юк. Бала вакытта ашаган ризыкларны бернинди ресторан да алыштыра алмый, – диде ул.
Аш-су темасын үзенең чыгышында “Татар утары” ресторан комплексы хуҗасы, Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов та дәвам итте. Ул берәр югары уку йортында татар ашлары кафедрасын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аңа билгеле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемен бирү идеясен дә җиткерде. Казан инновация университеты мондый кафедраны үзендә ачарга әзер дә икән инде.
Сан-Франциско шәһәренең төрки-татар ассоциациясе әгъзасы Рокыя Сафа Америкада бәйрәмнәр вакытында милли ризыклар әзерләүләрен, аларны милләттәшләребез генә түгел, башка милләт вәкилләренең дә үз итүен сөйләде.
Татарчаны Америкага барып булса да өйрән
Япониядә туып, гомер буе Америкада яшәгән Сафа ханым чыгышын тулысынча чиста татар телендә сөйләде, ә Зөфәр Гаязов ярты чыгышын гына. Алардан соң сәхнәгә чыккан «Интамир» директоры Наил Хәйсаров ике кереш сүзен генә татар телендә әйтә алды. Аннары рус теленә күчте. Рөстәм Миңнеханов, аны бүлдереп, алдагы чыгыш ясаучыларның берсе чыгышын тулысынча, икенчесе яртылаш татар телендә сөйләвен үрнәк итеп күрсәтеп, Наил әфәндегә Америкага барып булса да татарча өйрәнергә кушты.
– Телне барыбер өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме рух булсын. Татарлыгың эчеңдә булырга тиеш. Телне өйрәнергә була. Киләчәктә сездән татарча чыгыш көтәбез. Үзегезгә максат куеп, икенче чыгышны ялт итеп татарча ясарсыз дип ышанабыз, – диде ул.
Наил Хәйсәров утырыштагыларны үзенең “Файда. Биз” проекты белән таныштырды. Ул эчке һәм тышкы сәүдә белән бәйләнгән. Максаты – интернет технологияләр нигезендә бизнес үсешенә ярдәм итү, урта һәм кече бизнес продукциясен интернет аша сатуны оештыру.
Булдыклы кешеләр
Төмән өлкәсендәге «Ягоды плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Эльмар Ибуков та үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды.
– Себер халкы гомер-гомергә җиләк, гөмбә җыеп сатып акча эшләгән һәм хәзер дә шулай яши. Әмма элек аларны урнаштыру, сату белән проблемалар бар иде. Җыйган җиләкләре сатылмыйча әрәм дә булып кала иде. 2015 елда без халыктан кыргый җиләк, бакча җиләге, кедр чикләвеге һәм гөмбәләрне җыеп алып, аларны эшкәртә торган предприятие ачтык. Хәзер беркемнең дә җыйган җиләге череп ятмый, барысы да эшкәртүгә китә. Шуның өстенә авыл халкын эш урыннары белән тәэмин иттек, – дип сөйләде ул.
Боларга өстәп, үзләре дә 10 мең гектар җиргә 30 мең төп кара карлыган утыртканнар. Аларны Татарстанның Әлмәт районыннан сатып алганнар. Киләсе елга тагын бер цех ачарга ниятилиләр икән.
«Россиянең татар авыллары» бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов үзенең туган ягы – Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылында төзегән «Бабай утары» турында сөйләде. Биредә туристларны кабул итеп кенә калмыйлар, җәйге каникулларда балалар өчен лагерьлар да оештыралар икән. «Бабай утары» комплексында кунакханә һәм кафелар да төзелә башлаган, лагерьдагы балалар өчен йортлар салынган.
Мордовиядән килгән Равил Миняев утырыш алдыннан оештырылган күргәзмәдә „Ак Барс“ дигән көнбагыш тәкъдим итте.
– Без Белозерьеда “Лакомка” дигән көнбагыш чыгарабыз. Татарстан егетләре белән хезмәттәшлек итәбез – бер ел элек “Ак барс” бренды астында көнбагыш чыгара башладык. Алар Казандагы берничә кибеттә сатыла, – диде ул.
Мордовиядә татар эшмәкәрләре клубы да эшләп килә икән. Клуб җитәкчесе Гафур Әбдрәшитов клубның 45 эшмәкәрне берләштерүен һәм аларның актив эш алып баруларын, үзләрендә узган төрле милли чараларга матди ярдәм күрсәтүләрен сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов, читтә яшәүче татар эшмәкәрләренең эшләре уң булганда, аларның мәчет, мәктәпләргә һәм милләттәшләребезгә дә ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булуын билгеләп үтеп, бу юнәлештә алга таба да эшләргә чакырды.
Дилбәр Гарифуллина