Ерак Шәрык һәр вакыт татарларны тартып торган, аларның сәфәргә барганда юллары уңаенда булган. XX гасыр башында Столыпин реформалары дулкыны белән Ерак Шәрыкка күченү колач җәйгән. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия һәм Совет хакимияте басымына чыдый алмыйча, Кытайга, Япониягә, Кореягә мөһаҗирлеккә чыгып китүчеләр арасында зур галимнәр, Гаяз Исхакый кебек атаклы сәясәтчеләр булган. Аннары шәһәр-заводлар кору, Кытай чигендә тимер юллар салу, комсомолның удар төзелешләре Идел-Урал төбәгеннән кардәшләребезнең күпләп Амур буена, Тын океан ярларына күчүенә сәбәп булган.
Соңгы чорда Ерак Шәрыктан Идел-Уралга кайтып йөручеләр артты. Кемдер кунакка кайта, кемнәрдер илнең Европа өлеше белән элемтә урнаштыра. 15-20 ел элек Казан белән мәдәни элемтәләр урнаштыручылар арасында информатика укытучысы, Амурдагы Комсомольски татарлары җәмгыяте эшендә актив катнашучы Ира Лозовик та булды. Ул Башкортостанның Илеш районында туып үскән, Уфада пединститут тәмамлагач Уссурийски якларына эшкә җибәрелгән һәм шул якларда үзенең язмышын тапкан, һөнәрен камилләштергән.
Ул хәзер дә шул якларда укытучылык итә. Күптән түгел Ира Мирзахәниф кызының укучылары Полина Курносова һәм Мария Суслованың JuniorSkills буенча Хабаровски краеның чемпионнары исемен яулавы турында хәбәр килде. Алар мульти-медиа журналистикасы номинациясендә беренче урынны яулаганар.
Шул ук бәйгедә Хабаровски краеның Комсомол районы Хурба авылы мәктәбе укучылары Лилия Галинурова һәм Дмитрий Масютин да призлы урын яулаганнар. Аларның укытучысы Наталья Гуменюк әйткәнчә, Лилия бик булдыклы кыз һәм ул хезмәт сөюе, зирәклеге белән аерып тора. Аның әтисе Салават һәм әнисе Альбина Башкортостанның Нефтекамски шәһәре ягыннан. Алар бергәләшеп туган якларына кайтып торалар. Туган җирдән еракта якташ-милләттәшләрне очрату бик күңелле була, ул якты хатирәләр уята.
Лилия Галинурова үзенең хәрби очкычта штурман булып хезмәт итүче әтисе белән горурлана. Күптән түгел РФ Беренче каналы аша Салават Галинуровның һәм аның хезмәттәшләренең иичек итеп Сириядән туган илгә исән-сау йөреп кайтуы, аларны якыннары каршы алулары турында репортаж күрсәтелде. Ерак шәрыкта яшәп һәм хезмәт итеп тә зур вакыйгаларда, зур эшләрдә катнашып була икән! Салават Галинуров 2 елга якын чит илдә хезмәт итеп, РФ Баш комадующие В.В.Путинны үзләренең аэродромында күреп, аның фатихасын ишеткәннән соң туган илгә кайткан. Телевизор аша бөтен дөньяга күренгән бу язманы сез дә карый аласыз!
Милләттәш кыз белән ерак шәһәрдә мультимедиа бәйгесендә очрашу бик күңелле булган. Ира Лозовик элекке елларда Казанга килеп, Амур буенда яшәүче милләттәшләргә китаплар, мәдәни күчтәнәчләр ташыды, үзенә рухи канәгатьлек китерә торган чараларда катнашты.
Бүген без сезгә Бөтендөнья татар конгрессының III съездында Ира Лозовик ясаган чыгыш һәм аның РФ Президенты В.В.Путинның делегатлар белән тарихи очрашуында әйткән фикерләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
III БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ ПЛЕНАР УТЫРЫШЫ,
29 август 2002 ел
Хабаровски крае делегаты И.М. Лозовик чыгышы
Хөрмәтле делегатлар, кунаклар!
Татар конгрессы тарихында беренче тапкыр Ерак Көнчыгыштан килгән делегатка сүз бирүегез өчен рәхмәт. Чыннан да, узган җыеннарда Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Шәрыкътә яшәүчеләр бер тапкыр да чыгыш ясамаган. Мин Тын Океан, Татар Бугазы ягыннан, Хабаровский краеннан килдем. Дөресрәге кайттым. Чөнки татарлар Казанга бармыйлар, кайталар гына (Кул чабулар).
Хәтта Сөембикә манарасын беренче кат күрсәләр дә милләттәшләребез Татарстан җиренә үз өенә кайткан кебек кайта. Көтсәләр дә, көтмәсәләр дә бу җир безнең барыбызны да тартып тора.
Ерак Шәрыкъкә милләттәшләребез эшләү һәм яшәү өчен күчеп барганнар яки сөргенгә җибәрелгәннәр. Совет заманының удар төзелешләренә хәзерге чорда нефть, газ табарга Төньякка һәм Себергә китүчеләр арасында татарлар бик күп. Ай аралаш вахтага Төмәнгә китүчеләр, Якутияга, Магаданга алтын юарга баручылар, анда тапкан акчага Идел-Уралда туган якта өйләр сала. Ә Сахалинда, Камчаткада, Приморьеда балык тотучыларның күбесе кайта алмый, шунда яшәп кала. Ләкин барыбер туган ил тарта, туган тел, милләт сагындыра.
Кемнәр соң алар, Шәрыкъка эшкә киткән яки күчерелгән татарлар? Аларның балалары кем? Киткәннәр дә тайгаларга кереп Сак белән Сок кебек адашканнармы алар? Күпме татарлар Татарстаннан, Башкортостаннан читкә китеп югала. Югалмаса, аларның хәле ничек?
Русиянең үзәге Красноярск ягында, Енисей ярларында икәнлеген искә алсак, ул якта тагын бер ачылмаган Русия, тагын бер татар дөньясы бар. Менә шул икенче яктагы Русиядә Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш Федераль округында бер генә татар мәктәбе дә, бер генә татар классы да, мәдәният үзәге дә, газета яки радиотапшырулар да юк. Ә татарлар үзләре бар. Милли аңнары һаман исән. Өлкәннәр оныкларга тел, гадәт өйрәтергә тырыша. Әмма милли тирәлеге булмагач, нишлисең?
Ерак Көнчыгышта 10-11 Франция сыярлык киңлекләрдә яшәгән 100 мең татар эскерттәге энә кебек югалмаган. Без анда бер-беребезне телефон аша яки хат язышып табабыз. Казаннан кайтарган аудио-видео кассеталарны күчереп бер-беребезгә таратабыз. Мин үзем соңгы 19 елда Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшим. Уфада педагогика институтын тәмамлагач эшкә җибәрделәр. Әле дә информатика укытам. Башка милләт кешесенә тормышка чыгып Таҗетдинова фамилиям Лозовикка әйләнде. Ике балам үсә.
Безнең Хабаровск краенда 17 мең татар яши. Анда яшәгән эвенк, эвен, нанай, үдегәй халыклары күз алдында юкка чыгып, телләрен, горефләрен югалта бара. Безнең Татарстаныбыз, бай мәдәниятебез, мәгарифебез, укытучыларыбыз, дәреслекләребез булгач тиз генә андый хәлгә төшмәбез кебек. Тик шулай да ел саен инкыйраз якынлыгы сизелә: мәктәпсез, театрсыз 30 ел буе тере артист күрмәгән татарлар үсте. Бездәге яшьләрнең күбесе туган телен белми. Татарча белгән тагын берәр кешене табу өчен атна буе эзләнергә туры килә. Минем монда кайтып татарча сөйләвем үзе бер могҗиза. (Кул чабулар) “Яңа гасыр” спутник телевидениесе бездә күрсәтми. Хәтта “Азатлык” радиосы да яхшы ишетелми. Соңгы вакытта Интертат.ру Интернет гәҗите өметләрне уятты.
Безнең әле бирешәсе килми. Менә сигез ел инде Владивостокта Сабан туйлары үтә. Маганданда, Якутиядә, Камчаткада да мондый милли бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Бигрәк тә соңгы елларда милли җанлану сизелә.
Безнең Хабаровскийда татар-башкорт мәдәнияте үзәге оеша башлады. Аны оештырып йөрүче Сәрвәретдин Туктаров, медицина профессоры Салават Сөләйманов, Равил Сәйфетдинов һәм башкалар бик әйбәт кешеләр. Күптән түгел Хабаровский шәһәрендә яңа мәчеткә нигез салынды.
Комсомольск шәһәрендә без Хәниф Дәүләтшин ярдәмендә арендаланган бүлмәдә җыелабыз. Мин милләттәшләрнең балаларын да, кайвакыт үзләрен дә, татар теленә өйрәтәм. Профессор Әхмәт абый Хөсәеновның кызы Лена хәзер әбисенә татарча хат яза. Комсомолның удар төзелешенә килеп монда торып калган әбиләр һәм бабайлар хәзер намаз укый, тик әлегә мәчетебез юк. “Уссурийский бальзам” кибете хуҗасы Рөстәм Абдулин үзенең рус дуслары белән бергә мәчет төзергә җыена. Заманында ул аларга чиркәү төзергә ярдәм иткән.
Безнең төбәкләрне инде хәзер үзгәргән Совет индустрициясе дә берләштерә. Комсомольск-на-Амуреның Гагарин исемендәге очкыч ясау берләшмәсе атаклы сухой очкычларын ясый. Анда Казан авиация институтын тәмамлаган инженерлар бик күп. Дальмаш заводын элек Виталий Копылов җитәкләгән. Хәзер Комсомольскийда аның исемендәге урам бар. Виталий Егорович Казанга күчеп күп еллар буе Горбунов исемендәге заводны җитәкләгән. Анда чыккан ТУ-214 хәзер Хабаровский күгендә оча. Казанда да Виталий Копылов урамы бар. Татарстан белән элемтәләр безгә бигрәк тә мөһим. Татарстанда ясалган ТУ-214 очкычын безнең Хабаровскийның “Дальавиа” ширкәте алгач түбәләребез күккә тиде (Кул чабулар). Аралар якыная, күперләр салына дип куанабыз.
Бернәрсә борчый мине. 2-3 елга бер тапкыр акча туплап Идел-Уралга ялга кайтасың. Татарстанда, Башкортостанда яшәүчеләр көн саен туган телдә радио тыңлап, телевизор-концерт карап, балаларын милли мәктәпкә алып барып, мәҗлесләрдә үзебезнең җырларны җырлап яшәүнең бәхет икәнлеген беләләр микән. Хәер монда да сюрпризлар көтә. Туган авылыма – Башкортостанның Илеш районына кайткач син татармы, башкортмы дип аптыраталар. Газеталарга тарих турында әллә нәрсәләр язып бетерәләр. Без Ерак Шәрыкътә бу ике милләтне аерып йөрсәк бер Сабан туе да, бер генә кичә дә үткәрә алмас идек. Минем туган телем, минем милләтем ул бары минем генә эшем. Безнең милләтләрне аерып бер-берсенә каршы куймасыннар иде.
Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Шәрыкътә күрәләтә татарлар сеңеп бетмәсен өчен шушы төбәк белән эшләү буенча Татар Конгрессының да, Татарстанның да махсус программасын булдырасы иде. Бу бер дә мәшәкатьле, зыянлы нәрсә түгел. Андагы байлыкларны, диңгез ризыкларын, балыкны, аның уылдыгын әллә кайдан ике бәягә сатып алганчы иң сыйфатлысын турыдан-туры Татарстанга китереп була. Ерак Көнчыгышта да Татарстан продукциясе белән кызыксыналар. Әгәр дә Хабаровскида яки Владивостокта Татарстан вәкилчелеге ачылса ул республиканың Япония, Корея белән ярышып, хезмәттәшлегенә китерер иде. Татарларның мәдәни эшләренә дә өлеш чыгар иде. Миграция хезмәтенә, икътисадчыларга сүзем шул. Төньяк Себергә һәм Ерак Шәрыкькә китүчеләрне туган җирләргә кайтару буенча Федераль программа бар. Коми Республикасыннан, Ямал-Ненец округыннан килгән делегатлар моның нинди авыр проблема икәнен белә. Норильскида, Воркутада яшәп кала алмаучылар туган якка ничек кайтсын соң? Федераль программа буенча акчалар бүлүне Татарстан, Башкортостан Хөкүмәтләре бергәләшеп кайтасыларын кайтарып, калучыларына кешечә тормыш корып җибәрә алырлар микән. Күп чәчтек бит инде без милләттәшләребезне.
Гасырдан артык тырышып, тырмашып Тын Океан буенда, Байкал якларында эшләгән татарларны якламау, милли эшләргә битарафлык дәүләткә зыян китерә.
Ерак Шәрыкьта күрше кытайлар артып барганда, монда татарлар кимегәннән Русиягә ни файда? Мин Мәскәү Кремлендә эшләсәм илдәге русларны гына түгел, көнчыгыш киңлекләрендәге һәр халыкны саклау җаен эзләр идем.
Татар бугазы Татарстанга якын. Татарларның рухы, аларның кешеләрен, җирне яратуы Русияне коткара алыр иде.
Казан белән Хабаровский вакытында җиде сәгать аерма. Бу минутларда без торган якларда караңгы төшкән. Себердә дә, Төньякта да, Ерак Шәрыкьтә дә татар кояшы батмасын иде! Рәхмәт.
Приводим материалы из стенограммы III съезда Всемирного конгресса татар и исторической встречи, состоявшейся в Казанском Кремле
Встреча Президента РФ В.В.Путина и президента РТ Шаймиева М.Ш. с представителями делегаций III Всемирного Конгресса татар 30 августа 2002 года
Лозовик Ира Мирзаханифовна. —г.Комсомольск-на-Амуре, Хабаровский край:
Уважаемый Владимир Владимирович! Вы только что побывали в наших краях, на Дальнем Востоке. Внимание федеральной власти к этой обширной и богатой земле говорит о серьёзном отношении к судьбе России. Оно дает нам некоторую надежду, ведь восточный рубеж страны примечателен не холодными батареями и отключением электроэнергии, а уникальными ресурсами, которых нигде в мире больше нет. Хотя главный ресурс, я считаю, это люди. По разным причинам, в разные времена переселились и были отправлены на Дальний Восток и в Сибирь мои соплеменники – татары. Они сохранили свое самосознание, культуру. И на дальневосточной земле татары собираются на мусульманские праздники, проводят Сабантуй во Владивостоке, на Камчатке, в Магадане. А теперь появилась возможность доставлять духовную пищу в виде аудио- и видеокассет и через Интернет. Недавно открылась Интернет-газета на татарском, русском, английском языках. Значит, с исторической родиной татары не разлучены. Значит, Татарстан поддерживает и российских татар, и Россию. Значит, Федеральный центр должен поддерживать Татарстан, вот что я поняла в последнее время.
После окончания педагогического института в городе Уфе меня направили на Дальний Восток. Последние 19 лет я живу в Комсомольске-на-Амуре, преподаю информатику в учебном комбинате. Кстати, очень завидую татарстанским коллегам. Здесь у них здорово поставлено дело с компьютерами для школьников. Моя девичья фамилия Тазетдинова сменилась на Лозовик. Но не сменились национальное самосознание, тяга к родной культуре, татарскому языку. У меня двое детей, которые растут в иной среде. Кем они вырастут, кто они, дети сотен тысяч татар Дальнего Востока, Сибири? Ведь придет время, и у них проснется чувство корней, исторической родины.
Сегодня нас многое связывает с Татарстаном. ТУ-214, выпускаемые в Казани, уже летают под флагом Дальавиа. Мы гордимся этим, радуемся тому, что сокращаются расстояния, наводятся мосты с Центром. В объединении имени Гагарина в Комсомольске-на-Амуре, где производятся знаменитые СУ, работает много выпускников Казанского авиационного института. Кстати, В.Е.Копылов – бывший директор завода имени Горбунова, производящего ТУ-214, раньше возглавлял авиазавод в Комсомольске. Теперь и в Казани, и в Комсомольске-на-Амуре есть улицы, носящие имя Копылова.
И всё же надо более активно развивать наши связи, иначе в наших краях изменится и социальная, и демографическая картина. Соседняя страна – Китай оказывает все большее влияние. Может получиться так, что татар Дальнего Востока постигнет судьба коренных народов – эвенков, удэгейцев и т.д. Полезно ли России, если не выживут татары востока страны? Если бы я работала в московском Кремле, то в интересах России организовала бы поддержку татар. Уж не стала бы искать вариантов, как бы их раздробить или уменьшить. Нечего бояться татар или пугать ими. Вместе с русскими мы образовали это государство и поднимаем его, чтобы и в дальнейшем способствовать этому.
Выступая на Конгрессе, я внесла следующие предложения. Открыть Представительство Татарстана и Конгресса татар на Дальнем Востоке и в Сибири. Принять меры по реализации федеральной программы по возвращению жителей Крайнего Севера и Дальнего Востока в европейскую часть страны, на родину. Из тех регионов, где нецелесообразно оставаться, особенно представителям старшего поколения. А тем, кто остается, создать нормальные человеческие условия. В том числе для удовлетворения национальных и духовных потребностей.
И заканчивая свое выступление, говорю огромное спасибо Вам, Минтимер Шарипович, за то, что у нас есть возможность встретиться на своей исторической родине, говорить о волнующих нас проблемах. Спасибо Татарстану и Всемирному конгрессу татар. Очень хочется, чтобы Вы, Владимир Владимирович, и в дальнейшей своей работе поощряли и поддерживали такие акции. Спасибо.
Путин В.В.:
Чем я и занимаюсь.
По-моему, сейчас это самое и происходит – поддержка акций подобного рода. Всё, что Вы сказали, целиком и полностью разделяю, кроме одного, и категорически буду возражать. А именно организовывать какое-то движение по переселению людей любых национальностей из районов Дальнего Востока в европейскую часть. И так у нас оттуда эмиграционный отток, и так Россия теряет там население. Поэтому я Вас прошу никаких мероприятий организационного порядка не проводить. А вот в другой части, я не только считаю своим долгом Вас поддержать, но и всё мы будем вместе делать с Президентом Татарстана, руководителями других регионов для того, чтобы создать людям, которые там живут, человеческие условия. Вот это правильно. И в том числе, это не в последнюю очередь, может, даже в первую должно касаться каких-то моральных стимулов создания условий для того, чтобы человек жил в нормальной культурной среде, приемлемой и комфортной для него. Чувствовал бы свою связь со своей исторической родиной, как Вы сказали. Хотя думаю, что у вас здесь не должно быть проблем, кроме экономических, а именно дороговизны билетов, низкого уровня доходов населения, которые там пока, к сожалению, пониже, чем в других частях страны. Уверен, что не за горами то время, когда люди там будут чувствовать себя не в таком отрыве от европейской части. Дело, как мы понимаем, только в доходах населения. Они хоть и медленно, но всё-таки растут и будут расти дальше. И тогда не будет никакой необходимости и желания из насиженных мест переезжать, из одного региона России в другой.
Ира Мирзамухаметовна Лозовик (Тазетдинова) – активистка татарской общины Хабаровского края. Выросла в Илишевском районе Башкортостан. На дальний Восток была направлена после окончания пединститута в Уфе. Многие года работа в школах Хабаровского края, получила признание как талантливый учитель информатики и хороший педагог. Ира Лозовик удостоена ряда наград и профессиональных знаков отличия. Как активистка национально-культурной жизни татар г.Комсомольск-на-Амуре Ира Лозовик была избрана делегатом III съезда Всемирного конгресса татар. Выступая на пленарном заседании съезда Ира Лозовик подняла важные проблемы жителей Дальнего Востока и татарской общины Хабаровского края. Ее речь на встрече В.В.Путина с группой делегатов съезда вызвала повышенный интерес Президента страны.
Прошедшие с того времени 15 лет показали, что татары Дальнего Востока страны остались верными наказу Президента России. Они не покидают самый восточный регион страны, вносят достойный вклад в обновление и развитие края.