Бүгенге көндә “Татарлар” газетасына 2025 нче елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, кичекмәстән “Татарлар” басмасына язылыгыз.
Газетадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Басманың эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак. Әлеге язылу нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйнатылачак. Төп бүләк – ноутбук. Быел әлеге бүләккә Төмән өлкәсеннән Евгения Әбсәләмова ия булды.
Газетаның Татарстан буенча индексы – П 2359
Россия буенча индексы – П 7075