“ТАТАРЛАР ” газетасына 2024 нче елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, кичекмәстән “Татарлар” басмасына язылыгыз.
Газетадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Басманың эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак. Әлеге язылу нәтиҗәләре буенча да бүләкләр уйнатылачак.
Моның өчен “ТАТАРЛАР” газетасына язылган квитанциянең күчермәсен 89172645444 телефоны вапсабына яки [email protected] электрон почтасына юлларга кирәк. Иң зур бүләк – ноутбук.
Бүләккә шулай ук “Мин-укытучы” бәйгесендә катнашучылар да ия була ала. Аларга да икенче яртыеллыкка язылу турындагы квитанцияләрне юлларга мөмкин.
Газетаның Татарстан буенча индексы: П2359,
Россия буенча индексы: П7075.