tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар Исәнмесез?»: ихлас әңгәмә
«Татарлар Исәнмесез?»: ихлас әңгәмә

«Татарлар Исәнмесез?»: ихлас әңгәмә

Бүгенге шартларда үзебезнең милли йөзне, телне, гореф-гадәтләрне саклау – уртак бурычыбыз. Мәдәниятне үстерү, яшь буынны милли үзаңлы, аңлы итеп тәрбияләү юнәлешендә безгә заман белән бергә атлап, яңа алымнар табарга кирәк. Нәкъ менә шул максатта Чиләбе шәһәрендә «Исәнмесез?» яңа проекты кысаларында чираттагы очрашу – ачык дискуссия – узды.

Әлеге чарада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр һәм активистлар катнашты. Очрашуның төп максаты – ачык сөйләшү, уртак борчуларны һәм идеяләрне уртага салып, киләчәккә адымнарны бергә билгеләү иде.

Чарада чыгыш ясаучылар:

  • Алмаз Хәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитет җитәкчесе,
  • Луиза Мәхмүт кызы Алмаева, Чиләбе өлкәсе татар конгрессының фәнни консультанты,
  • Виталий Бәдретдинов, Чиләбе шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Катнашучылар милләтебезнең киләчәге, яшьләрне җәлеп итү юллары, заманча форматлар, милли проектлар һәм уртак бурычлар турында фикер алыштылар. Бу аралашу барышында күпләрне борчыган сораулар күтәрелде, проблемалар яшерелмәде, чынбарлыкка күз төбәлде. Әмма иң мөһиме – киләчәккә ышаныч булды.

Шундый очрашулар, фикер уртаклашу мәйданчыклары – ул безне берләштерә, көчле итә, алга этәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*