tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар: үз өемдә – үз көем”: Алабуга районы
“Татарлар: үз өемдә – үз көем”: Алабуга районы

“Татарлар: үз өемдә – үз көем”: Алабуга районы

1000 елдан артык тарихы булган Алабуга шәһәренең тарихи өлешен “Ачык һавадагы музей” дип юкка гына атамыйлар. Андагы һәр корылма – тарих. Алабуганы күрергә ерак төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән туристлар саны бихисап.

Алабуга – сәнәгать шәһәре. Биредә машина төзелеше, металл эшкәртү, химия эшләнмәләре җитештерү, төзелеш материаллары чыгару кебек предприятиеләр эшли. Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабуга муниципаль районында 86 меңнән артык кеше яши. Шуның 86 проценты шәһәрдә, ә калганы авылларда гомер итә. Халыкның 42 проценты – татарлар.

“Татарлар: үз өемдә – үз көем” тапшыруының бүгенге чыгарылышы Алабуга төбәгендә яшәүче милләттәшләребезгә багышлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*