Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә, республикада эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеген бер мәгълүмати кырга туплаучы, алар өчен даими аралашу мәйданчыгы булырдай радиотапшырулар циклын башлап җибәрде.
«Татарлар: үз өемдә – үз көем» тапшыруы Татарстан муниципаль районнарында Дәүләт милли сәясәтен программасын гамәлгә ашыру, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеген яктыртуга багышлана, республикада булган милли чараларны барлый.
Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы Апас районына эш сәфәре кылды. Тапшыруның киләсе чыгарылышы Апас төбәгенә багышланачак.