tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның уңган хатын-кызы
Татарның уңган хатын-кызы

Татарның уңган хатын-кызы

Күзәтүчән караш, тыныч холык, тирән акыл – кыскача Розалия ханым турында
әйтегез дисәгез, мин аны шулай дип тасвирлар идем. Бераз уйлаганнан соң,
чама белә торган һәм ышанычлы кеше дип тә өстәр идем. Һәм…һәм бик
чибәр ханым!

Гомерлек яр
Киров өлкәсендәге Урта Шөн егете Вагыйзь күрше авыл – Түбән Шөн кызын күзләгәндә, әлбәттә, мин башта әйтеп киткән сыйфатлар турында уйламагандыр, ә беренче карашка ук аның матур икәнлеген күргәндер. Тыйнак икәнлеген дә бәлки
искәргәндер. Вәгыйзь Розалияне үзенә гомерлек яр итеп сайлап ялгышмый.
Быел җәй аларның өйләнешеп бергә тора башлаганнарына кырык ел булды, ә
Розалия ханым шушы көннәрдә алтмыш яшен тутыра. Кышкы Роза!
Хатын-кызның яшен әйтмиләр диләр, әмма бу аңа кагылмый. Розалия ханым
кебек кешеләр өчен яшь, минемчә, дәрәҗә генә. Дәрәҗә, узган гомергә
шөкер итү һәм алга таба планнар кору.

Розалия ханым ире Вагыйзь белән озак еллар Урта Шөн авылында кибет
тоталар. Аның никадәр четерекле эш икәнлеген үзе кибет тоткан кеше генә
беләдер. Розалия ханымнан ничек бу эшкә кереп киттегез дип сорамакчы
идем, ул, көтмәгәндә, совет заманын сагынам дип сүз башлады.
Шөн ягы халкына совет заманнарын сагынырлык шул. Таһир ага Галиәхмәтов
җитәкчелегендә колхоз миллионер дәрәҗәсенә менә.
– Мин колхозда кассир, Вагыйзь колхозның баш төзүчесе булып эшләде.
Фермалар салынды, клубка янкорма итеп спортзал, Түбән Шөн клубы, Түбән
Шөн мәктәбе, колхоз йортлары – бу кадәр төзелешне бүген нинди хуҗалык
алып бара ала? –шулай дип сүз башлады әңгәмәдәшем. – Вагыйзь төзелешнең
проект документлары белән атна саен Кировка йөрде. Эше бик тынгысыз иде,
әмма Таһир абый кулы астында, башка бар кеше кебек, үзенә тапшырылган эш
өчен янып йөрде. Өйләнешкәч, безгә колхоз фатир бирде. Анда дүрт ел
тордык та, үз йортыбызга чыктык. Йорт салу өчен колхоздан ссуда алдык,
аны түләү өчен хезмәт хакыннан илле сум тотып кала иделәр. Ссуда ул
кредит түгел, арттырмый бурычка биреп тору.

Бүген кайда бар яшь гаиләләргә мондый ярдәм? Таһир ага бик сәләтле җитәкче иде. Ул эшләтә дә белде, колхоз өчен файданың нәрсәдә икәнлеген дә бик тиз тоемлый иде,
кешелекле дә булды. Шуңа күрә әле дә аны сагынып яшибез. Ә бит
төзелешкә киткән акча ул бит гади колхозчы тир түгеп эшләп тапкан акча!
Бүген олы яшьтәгеләрнең шуңа күрә йөрәге әрни. Алар күз алды – алар
хезмәте белән төзелде, алар күз алдында җимерелә бара.
– Розалия ханым, сезне аңлыйм, тик бит колхозлар бетү бер сездә генә
түгел, без, телибезме, теләмибезме, башка җәмгыятьтә яшибез.
– Әйе, әмма күрше Куршино, Кулыги авыллары безнең хәтле аяныч хәлдә
түгел, авылдан аларга барып эшләүчеләр бар. Тушлыга да йөреп эшли кайбер
кеше. Аларда авыл хуҗалыгында эш бар!

Барысы истә
Менә шулай башланып киткән әңгәмә әкренләп бүгенгегә таба борыла
башлады. Мин ничек сату эшенә кереп киттегез дигән сорауны тәки бирә
алмадым. Хәер, аның кирәге дә калмады. Розалия мәктәпне тәмамлаганнан
соң Казанга сәүдә училищесына укырга керә, аны тәмамлый һәм Казанда эшкә дә урнаша. Булачак ире белән танышу 1979 елда була. Җитмеш тугызынчы елгы кыш иң салкын кыш буларак та аның хәтерендә саклана.
– Андый суыкларны бүтән хәтерләмим, – диде ул. – Яңа елга дип кайтыр-
га чыктым. Вокзалга барсам, вокзал тулы кеше. Поездлар, күчәрләре кату
сәбәпле, йөрми диделәр. Иртәнгә хәтле көттек.

– Ул котып салкынлы Яңа елны мин дә хәтерлим, – дип, кушылып киттем,
без бит кордашлар. Үзем күргән-белгәннәрне икенче кеше күзлегеннән карап
булганга бу әңгәмә минем өчен аеруча кызыклы. – Студент чак, вокзалдан
өйгә хәтле юл җәяүләп кырык минут, шул вакыт эчендә ике кулымның да
бармаклары өшеде. Әчетеп авырттылар, аннан тиреләре кубып төште.
Безнең уртак истәлекләр бар булып чыкты.
– Без кечкенә чакта балалар өчен мутон тун була иде, мин шуны киеп
үстем, әле дә хәтердә. Ул туза торган булмады, миннән соң да калды, –
диде ул.
– Туза торган булмады шул, ул вакытлардан калган тунны мин үз балаларыма
да киерттем әле, – дип мин дә өстәдем.
– Без ике бала үстердек, алар эшләп үстеләр. Улыбызга биш яшендә әтисе
сәнәк тоттыр-
ды инде, – диде Розалия ханым гаилә хәлләренә күчеп. – Бүген бала
тәрбияләү икенче төрле.

– Әйе шул, – дип җөплим, мәктәптә укыганда икешәр атнага бәрәңгегә дип
кайсы да булса авылга җибәргәннәрен исемә төшереп. Без резин итекләрдән,
суык кына түгел, кар ява, ә без көрәк белән бәрәңге казыдык. Ул аяк
туңулар шул вакытта! Класс бүлмәсен дә дежур торып үзебез юа идек, бүген
исә бала мәктәптә идән юарга тиеш түгел. Дөресме бу, юкмы, әйтә алмыйм.
– Оныкларга бүләккә нәрсә алырга белмисең. Үзегез кирәкне алыгыз дип
акча гына бирәбез.
– Ә без үскәндә…
– Без үскәндә бар да икенче төрле иде шул, тик бүгенгедән зарланырлык
түгел, шөкер итәрлек кенә!

Янә беренче класс!
Килешәм Розалия ханым белән. Шөкер итәрлек. Заманнар алар үзгәрергә, ә
без яраклашырга тиеш. “Заман” дип атап, Нуриевларның авылларында кибет
ачулары нәкъ менә шул яраклаша белергә омтылудан килә, Розалиягә, кибет
эшенә укыган кеше буларак, озак уйлап торасы да булмагандыр. Үзгәрде
дөнья дип зарланып утырып алга барып булмый, балаларны үстерәсе,
укытасы бар. Киңәшләшеп, икесе бергә сәүдә эшенә керешә алар. Бу 2006 ел
була. Бүген ике балалары да –Илшат белән Лилия үз тормышларын корган
инде, Казан каласында яшиләр.

Розалия ханым кыш туган, ел башында. Бәлки, шуңадыр, ул нинди дә булса
яңа бер әйбер башлаудан курыкмый. Быел, менә, Вятка Аланы мәчете
мәдрәсәсенә укырга кергән. Яңа хәреф, башкача авазлар, чит тел – барысы
беренче класска мәктәпкә барганны хәтерләтә, дулкынландыра. Уңышлар сезгә!
Уңышлар һәм чиксез рәхмәт, чөнки Вагыйзь әфәнде белән бергә Розалия
ханым Шөн ягында үтә торган күп кенә чараларның иганәчеләре.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*